Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Облачно
Җәмгыять
23 Декабря 2019, 09:30

Табынга рәхим итегез

Наталья ГАБДУЛЛИНА, агросәнәгать колледжының “Пешекче, кондитер” һөнәре буенча кулинария укытучысы:— Гаиләбездә Яңа елга байтак алдан чыршы бизәү гадәте бар. Бәйрәм кәефе тудыру өчен декабрь башында ук йортны гирляндалар белән бизибез. Киләчәк ел бәрәкәтле булсын өчен Яңа ел бәйрәмен яңа киемнәрдә каршылыйбыз! Сәгать сукканда теләк телибез. Былтыр минем теләгем тормышка ашты һәм без Туймазыда зур иркен йортка күчендек. Уникедән соң Габдуллиннар гаиләсе Октябрь мәйданына шәһәр чыршысына чыга һәм гаилә башлыгы Рузил Наил улының эшен бәяли. Ул ел саен, өлкәннәрне һәм балаларны сөендереп, Яңа ел шәһәрчеге өчен боз сыннар кисә.Үзенчәлекле «Тун астындагы сельд балыгы»Кирәк булачак: 350 г пешкән бәрәңге, 250 г тозлы сельд балыгы, 300 г пешкән кишер, 400 г пешкән кызыл чөгендер, 1 баш суган, 300 г майонез, 2-3 тырнак сарымсак, 25 мл салкын су, 5 г желатин.Әзерләү тәртибе: желатинга су салырга, ул бүрткәч, майонез салып бутарга. Барлык яшелчәләрне дә эре угычтан чыгарырга, кат-кат итеп сай тәлинкәгә салырга. Башта чөгендер, аның өстенә кишер, бәрәңге, шакмаклап туралган суган һәм сельд балыгы, бәрәңге. Һәр катка майонезлы-желатинлы соус сыларга. Нәтиҗәдә аны торт кебек, өлешләргә кисәргә мөмкин булачак, ул таралмаячак. Бизәү өчен консерваланган кукуруз һәм йомырка кулланырга була.Ринат МИҢНУЛЛИН, Югары Бишенде авыл советы башлыгы:— Күптән түгел икенчегә картәти булдым, шуңа күрә яңа ел табыныбыз тагын бер кешегә ишәйде. Күсе елы шатлыклы һәм бәрәкәтле булсын өчен бәйрәм кәефе тудырырга тырышачакбыз.Итле штрудельКирәк булачак: камыр өчен ике йомырка, 800 г үткәрелгән ит, ярты стакан пешкән дөге, бер баш суган, 3 тырнак сарымсак, 1 литр шулпа, 2 кишер, 2 помидор, 2 татлы борыч, 2 аш кашыгы томат пас-тасы.Әзерләү тәртибе: камыр басарга, аны юка итеп җәяргә. Үткәрелгән ит, суган, сарымсак һәм дөгедән эчлек әзерләргә. Эчлекне җәелгән камыр өстенә салырга. Аны рулет рәвешендә төрергә. Үткен пычак белән 2 см калынлыгындагы өлешләргә бүләргә. Көнбагыш маенда ике ягын да алтынсу төскә кергәнче кыздырырга. Итле шулпа салынган кәстрүлгә штрудельләрне тезеп, алар өстенә туралган яшелчәләр һәм томат пастасы салырга. Штрудельләр куе шулпа эчендә булырга тиеш. Әзер булганчы әкрен утта 10-15 минут пешерергә. Өстәлгә сай тәлинкәгә салып, яшел тәмләткечләр белән бизәп чыгарырга.Вәсилә ГАБДРӘХИМОВА, “Зекура” крестьян хуҗалыгы җитәкчесе:— Безнең туганнар ишле, алар белән аралашу бик күңелле. Шуңа күрә Яңа елда барыбыз да бергә җыелабыз. Мәскәүдә укыган кызыбыз кайта.Каймаклы җиләк десертыКирәк булачак: 2,5 чәй калагы желатин, 250 мл кайнатып суытылган су, 500 г каймак, 150 г шикәр, 600-700 г җиләк-җимеш (җиләк-җимеш никадәр күптөрле булса, десерт шулкадәр тәмлерәк килеп чыга). Әзерләү тәртибе: желатинны эмаль кәстрүлгә салып, өстенә су агызырга һәм 40-60 минутка калдырырга кирәк. Желатин бүрткәч, катнашманы сүрән утка куярга, тулысынча эреп беткәнче болгатырга. Кайнатып чыгармаска! Әлеге катнашмага каймак һәм шикәр кушарга. Яхшылап болгатырга. Җиләк-җимеш өстәргә. Катнашманы силикон формаларга яисә касәләргә салырга. 3-4 сәгатькә суыткычка куярга.Дамир НАСЫЙБУЛЛИН, Туймазы үзәк район хастаханәсе табиб-реаниматологы:— Яңа елны гаиләм һәм дусларым белән каршы алу минем өчен зур бәхет. Әмма күпчелек очракта Яңа ел төнен эш урынында каршы алам, шуңа күрә Русия Президентының котлау сүзләрен бары тик 1 гыйнварда тыңлыйм. Табиб буларак, туймазылыларга ныклык-сәламәтлек, табибларга бары тик профилактика тикшеренүе үтү максатында гына күренүләрен телим. Шулай ук юлыгызда бары тик яхшы кешеләр очрасын, җылы сүзләр, чагу мизгелләр, көтеп алынган вакыйгалар телим.Кальмарлы салатКирәк булачак: 300 г кальмар, 100 г сыр, 3 йомырка, 1 аш кашыгы әстерхан чикләвеге, тәменчә тоз, майонез.Әзерләү тәртибе: кальмарларны кайнап торган тозлы суда пешереп алырга (түшкәләре агаргач, 10 секундтан алырга). Салкын суга салып суытырга, элпәсеннән арындырырга. Суынган кальмарларны озынча итеп турарга. Сырны эре угычтан үткәрергә, чикләвекләрне вак итеп турарга. Йомырканы пешереп, чистартырга һәм вак итеп турарга. Барысын да бергә салып болгатырга, майонез кушарга.

Наталья ГАБДУЛЛИНА, агросәнәгать колледжының “Пешекче, кондитер” һөнәре буенча кулинария укытучысы:
— Гаиләбездә Яңа елга байтак алдан чыршы бизәү гадәте бар. Бәйрәм кәефе тудыру өчен декабрь башында ук йортны гирляндалар белән бизибез. Киләчәк ел бәрәкәтле булсын өчен Яңа ел бәйрәмен яңа киемнәрдә каршылыйбыз! Сәгать сукканда теләк телибез. Былтыр минем теләгем тормышка ашты һәм без Туймазыда зур иркен йортка күчендек.
Уникедән соң Габдуллиннар гаиләсе Октябрь мәйданына шәһәр чыршысына чыга һәм гаилә башлыгы Рузил Наил улының эшен бәяли. Ул ел саен, өлкәннәрне һәм балаларны сөендереп, Яңа ел шәһәрчеге өчен боз сыннар кисә.
Үзенчәлекле «Тун астындагы сельд балыгы»
Кирәк булачак: 350 г пешкән бәрәңге, 250 г тозлы сельд балыгы, 300 г пешкән кишер, 400 г пешкән кызыл чөгендер, 1 баш суган, 300 г майонез, 2-3 тырнак сарымсак, 25 мл салкын су, 5 г желатин.
Әзерләү тәртибе: желатинга су салырга, ул бүрткәч, майонез салып бутарга. Барлык яшелчәләрне дә эре угычтан чыгарырга, кат-кат итеп сай тәлинкәгә салырга. Башта чөгендер, аның өстенә кишер, бәрәңге, шакмаклап туралган суган һәм сельд балыгы, бәрәңге. Һәр катка майонезлы-желатинлы соус сыларга. Нәтиҗәдә аны торт кебек, өлешләргә кисәргә мөмкин булачак, ул таралмаячак.
Бизәү өчен консерваланган кукуруз һәм йомырка кулланырга була.
Ринат МИҢНУЛЛИН,
Югары Бишенде авыл советы башлыгы:
— Күптән түгел икенчегә картәти булдым, шуңа күрә яңа ел табыныбыз тагын бер кешегә ишәйде. Күсе елы шатлыклы һәм бәрәкәтле булсын өчен бәйрәм кәефе тудырырга тырышачакбыз.
Итле штрудель
Кирәк булачак: камыр өчен ике йомырка, 800 г үткәрелгән ит, ярты стакан пешкән дөге, бер баш суган, 3 тырнак сарымсак, 1 литр шулпа, 2 кишер, 2 помидор, 2 татлы борыч, 2 аш кашыгы томат пас-тасы.
Әзерләү тәртибе: камыр басарга, аны юка итеп җәяргә. Үткәрелгән ит, суган, сарымсак һәм дөгедән эчлек әзерләргә. Эчлекне җәелгән камыр өстенә салырга. Аны рулет рәвешендә төрергә. Үткен пычак белән 2 см калынлыгындагы өлешләргә бүләргә. Көнбагыш маенда ике ягын да алтынсу төскә кергәнче кыздырырга. Итле шулпа салынган кәстрүлгә штрудельләрне тезеп, алар өстенә туралган яшелчәләр һәм томат пастасы салырга. Штрудельләр куе шулпа эчендә булырга тиеш. Әзер булганчы әкрен утта 10-15 минут пешерергә. Өстәлгә сай тәлинкәгә салып, яшел тәмләткечләр белән бизәп чыгарырга.
Вәсилә ГАБДРӘХИМОВА, “Зекура”
крестьян хуҗалыгы җитәкчесе:
— Безнең туганнар ишле, алар белән аралашу бик күңелле. Шуңа күрә Яңа елда барыбыз да бергә җыелабыз. Мәскәүдә укыган кызыбыз кайта.
Каймаклы
җиләк десерты
Кирәк булачак: 2,5 чәй калагы желатин, 250 мл кайнатып суытылган су, 500 г каймак, 150 г шикәр, 600-700 г җиләк-җимеш (җиләк-җимеш никадәр күптөрле булса, десерт шулкадәр тәмлерәк килеп чыга).
Әзерләү тәртибе: желатинны эмаль кәстрүлгә салып, өстенә су агызырга һәм 40-60 минутка калдырырга кирәк. Желатин бүрткәч, катнашманы сүрән утка куярга, тулысынча эреп беткәнче болгатырга. Кайнатып чыгармаска! Әлеге катнашмага каймак һәм шикәр кушарга. Яхшылап болгатырга. Җиләк-җимеш өстәргә. Катнашманы силикон формаларга яисә касәләргә салырга. 3-4 сәгатькә суыткычка куярга.
Дамир НАСЫЙБУЛЛИН, Туймазы үзәк район хастаханәсе табиб-реаниматологы:
— Яңа елны гаиләм һәм дусларым белән каршы алу минем өчен зур бәхет. Әмма күпчелек очракта Яңа ел төнен эш урынында каршы алам, шуңа күрә Русия Президентының котлау сүзләрен бары тик 1 гыйнварда тыңлыйм. Табиб буларак, туймазылыларга ныклык-сәламәтлек, табибларга бары тик профилактика тикшеренүе үтү максатында гына күренүләрен телим. Шулай ук юлыгызда бары тик яхшы кешеләр очрасын, җылы сүзләр, чагу мизгелләр, көтеп алынган вакыйгалар телим.
Кальмарлы салат
Кирәк булачак: 300 г кальмар, 100 г сыр, 3 йомырка, 1 аш кашыгы әстерхан чикләвеге, тәменчә тоз, майонез.
Әзерләү тәртибе: кальмарларны кайнап торган тозлы суда пешереп алырга (түшкәләре агаргач, 10 секундтан алырга). Салкын суга салып суытырга, элпәсеннән арындырырга. Суынган кальмарларны озынча итеп турарга. Сырны эре угычтан үткәрергә, чикләвекләрне вак итеп турарга. Йомырканы пешереп, чистартырга һәм вак итеп турарга. Барысын да бергә салып болгатырга, майонез кушарга.
Читайте нас