Туймазы хәбәрләре
+30 °С
Облачно
Җәмгыять
23 Декабря 2019, 09:20

Никотинлы кәнфит

Ни өчен снюс шулкадәр хәвефле һәм хакимият аңа каршы нинди көрәш чаралары күрә?

Ике айда снюс дип аталган никотинлы суыргыч кулланганнан соң илебезнең төрле төбәкләрендә берничә укучы бала агулана. Озакламый шуның ише очраклар Башкортстанда да теркәлә: ноябрьдә Кырмыскалы районыннан бер укучы – хастаханәгә, декабрьдә Стәрлетамактан 11 яшьлек бала һәм республиканың көнбатыш районыннан бер кыз реанимациягә эләгә. Бу агу безнең районга да килеп җиткән.
Кәнфит белән сыйланганнан соң хастаханәгә эләгә
— Безгә хәбәр итүләренчә, Туймазы мәктәпләрендә укучылар дәрес вакытында аңын җуя башлый, – дип сөйли балигъ булмаганнар эшләре бүлеге начальнигы Алёна Плаксина. – Моңа кадәр балалар хәле начараюдан зарлана, кайберләре укшый. Мәктәп директоры, җәмәгать педагоглары катнашлыгында җентекле тикшерү үткәргәннән соң әлегә вакыйгага мөнәсәбәте булган кешеләрне ачыкладык, дөресрәге шәһәрдәге сәүдә үзәкләренең берсеннән сатып алынган никотинлы кәнфит кулланган бер төркем үсмергә чыктык. Кәнфитләр экспертизага тапшырылды. Үсмерләрнең үзләрен исә наркология диспансерына озаттык. Аларның гомуми торышы тикшерелде һәм психологка җибәрелде.
Хәзер балаларның хәле яхшырды. Әмма барысы да берничә көн хастаханәдә яту белән генә чикләнәлмәгән. 20 ноябрьдә Новосибирскидагы бер торак йортта ир бала мәете табылган. Аның үлем сәбәбен суд-медицина экспертизасы ачыклаячак. Әмма ата-аналарның иманы камил – ул снюс белән агуланган.
Наркотик түгел, әмма һәвәслек туа
Нәрсә соң ул снюс? Рәсми рәвештә аны наркотик дип атап булмый, чөнки ул соңгы вакытта синтетик төренә алыштырылган тәмәкедән ясала. Катнашма сыйфатында тоз, су, хуш ис бирү чаралары кулланыла, әче тәмен дә шул баса. Каплары бер-берсеннән аерылырга мөмкин, әмма мәктәп укучыларына снюс гадәттә шарчыклар, кәнфит рәвешендә эләгә.
– Снюс кулланган балалар хәвефле сынау-экспериментларда катнаша, – дип сөйли Туймазы үзәк район хастаханәсенең наркология бүлекчәсе мөдире Филүс Зәйнуллин. – Снюсның организмга тәэсире көчле ияләшүгә китергән артык күп күләмдәге наркотикка нигезләнә. Шундый бер “кәнфиттә” 4-5 тәмәкедәге никотин күләме тупланган. Шул сәбәпле балаларның “кәнфит” белән мавыгуы кискен агулануга һәм йөрәк туктауга китерергә мөмкин, бигрәк тә йөрәк авыруларыннан иза чигүчеләр өчен хәвефле ул.
Гомумән, мондый “кәнфиттә” никотиннан кала тагын нәрсә булуын беркем дә белми. Аны җитештерүчеләрдән кала, әлбәттә, – дип дәвам итә Зәйнуллин. – Анда агулы, психикага тәэсир итүче, наркотикка һәвәсләштерүче матдәләр булу ихтимал. Иң куркынычы – снюсларның составын хәтта лаборатория шартларында да ачыклап булмый. Мондый катнашмалар көн саен диярлек уйлап табыла. Хокук саклау оешмалары аларны чак наркотик матдәләр исемлегенә кертеп өлгерә.
Тәмәкедә никотин күләме 10-15 мг тәшкил итә. Иң каты снюста ул 68 мг – бала организмы өчен гаять хәвефле бу.
Никотинның организмга ничек эләгүе мөһим түгел – тәмәке ашамы, снюс ише сагыз, суыргыч яки электрон никотин чыганагы ашамы, ул барыбер никотин, һәвәслеккә китергән нейротоксин.
Без ата-аналарга бала-ларының халәтен күздә тотарга, алар кулланган сагыз, кәнфит, суыргычлар белән кызыксынырга киңәш итәбез. Ул гына да түгел, мин балагызның кесәсеннән табып алган теләсә кайсы этикетканы интернет аша кереп-тикшереп карарга тәкъдим итәр идем.
Штрафларның файдасы булырмы?
Ноябрьдә Дәүләт думасына теләсә нинди суыра һәм чәйни торган никотинлы катнашмалар сатуны тыючы, шулай ук бу тыюны бозган очракта идарә җәзасы җаваплылыгын арттыручы закон проекты тәкъдим ителгән.
Әмма әлегә илебезнең һәр төбәгендә никотин бәласенә каршы һәркем үзенчә көрәшә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның итәк астыннан дигәндәй снюс сатучыларга карата җәмәгать челтәрләрендә җитди мөрәҗәгате дә җитте. Соңгы мәгълүматлар буенча, сәүдә үзәкләренең кимендә 90 проценты аңа колак салды һәм снюс сатуны туктатты.
Күптән түгел Дәүләт сәүдә комитетының контроль бүлеге хезмәткәрләре күчмә тикшерүләр үткәрде. Ул “Инцидент” системасы аша килгән мөрәҗәгатьләр нигезендә дә үткәрелә.
— Уфада кимендә 40 мөрәҗәгать булган, шуның 36сы тикшерелгән, сигез очракта хәбәр расланган. Өстәвенә, төбәк Башлыгы-ның өндәмәсенә республика һәм федерациянең сәүдә челтәрләре чәмле кушылган, хәзер бу челтәрләрдә әлеге продукция сатылмый. Анда зур тәмәке челтәрләре дә катнаша, – дип чыгыш ясады төбәктәге Дәүләт сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау комитеты җитәкчесе Алексей Гусев.
Әмма интернет аша сәүдә дәвам итә. Шушы көннәрдә Уфа прокуратурасы мониторинг барышында ерактан суыргыч тәмәке ирекле сатылу турында хәбәр итүче биш интернет-сәхифәгә юлыккан.
— Порталларга керү юлы ирекле иде, алдан теркәлү һәм пароль таләп ителми, андагы товар белән интернеттан файдаланучы һәркем таныша ала, шул исәптән балигъ булмаганнар да. Бу уңайдан Уфа шәһәре прокуроры судка мәгълүматны Русия Федерациясе биләмәсендә таратуны тыюны тануны һәм сәхифәләргә керүне чикләүне таләп иткән дәгъва юллады, – дип билгеләделәр прокуратураның матбугат хезмәтендә. Шуннан соң “Роскомнадзор” мондый интернет-сәхифәләрнең эшен туктатты.
Читайте нас