Могҗиза булып тора һәм Кыш бабай бар ул – Екатерина Руссуның балалары моңа үзләре инанды, пәнҗешәмбе көнне аларга яңа ел бәйрәме каһарманы сугылды. Ул бүләкләр – тәм-том белән шыплап тутырылган сөйкемле тычкан балалары алып килгән.
Әкият бабае һәм аның ярдәмчеләре ролендә Республика халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәгенең Туймазы филиалы хезмәткәрләре чыгыш ясады. Яңа ел алдыннан алар 14 яшькәчә кимендә биш бала тәрбияләнгән 57 ишле гаиләгә бүләк таратачак. Тоташ алганда 290 бала бүләкле булачак.
Екатерина Владимировна ялгызы биш бала үстерә. Иң өлкәне Глафирага 11 яшь, ул әнисенең төп ярдәмчесе.
Кызганычка, бүләк тапшырганда кыз өйдә юк иде, ул авырып, хастахандә ята. Кунакларны каршы алу бурычы дүрт яшьлек Степан иңенә төште. Ул Кыш бабайга яңа ел турында шигырь сөйләде. Өч яшьлек Василиса белән Тимофей һәм бер яшьлек Фёкла шигырь укып тормады, аның каравы, фатирда урнаштырылган швед стенасыннан ничек җиңел күтәрелә алуларын күрсәтте.