Юлыбызда кызыклы, үзенчәлекле кеше очраса, бу шатлык. Ул ниндидер иҗат белән шөгыльләнсә, икеләтә куанычлы. Оксана Шәрипова үзе дә оста бәйли, бу осталыгын балаларга да уртаклаша. Ул Балалар (үсмерләр) иҗат йортында урнашкан “Принц Крючок, принцесса Спица” берләшмәсе җитәкчесе.
Оксана Петровна бәйләргә әбисеннән өйрәнә. Осталыгын мәктәптә түгәрәктә шомарта, аннары түләүле курсларга языла. Совет чорында ич әле бу! Уку өчен байтак акча таләп ителә, әмма әти-әнисе кызларын ярты ел укыту өчен гади генә гаилә бюджетыннан саллы гына акчасын кызганмый.
Оксана бәйләм энәләренә мәхәббәте һөнәренә әверелер дип күз алдына да китерми, әлбәттә. Китапханә техникумына укырга керә, бәйләм җепләре кебек үк, китаплардан да аерылмый ул. Башта “Родина” мәдәният йортындагы, аннары Балалар (үсмерләр) иҗат йортында китапханәдә эшли. Кыскартуга эләккәч, Оксана Петровнаның башка китапханәгә күчү мөмкинлеге була, әмма биредән китәсе килми. Бу оешмага күңеле белән берегә ул. Җитәкчеләрдән теләсә нинди вазифада үзен биредә калдыруларын үтенә. Шулай итеп “Принц Крючок, принцесса Спица” бәйләм түгәрәге барлыкка килә. Яшь китап укучылар Оксана Петровнаның беренче укучыларына әверелә.
Шул чордан алып 12 ел вакыт үткән. Бүген Шәрипова кул астында бер йөзләп кыз энә-күзләр белән эш итәргә өйрәнә. Уң һәм сул күзләрдән, 20 сумлык бәйләм җепләреннән башлыйлар. Алардан үз гомерләрендә беренче шарф яисә башлык барлыкка килә.
— Балаларның вакыты шактый тыгыз, мәктәп программасы зур. Шуңа күрә кызлар биредәге китапханәдән әдәбияттан тәкъдим ителгән китапларны ала, аларны эш барышында кычкырып укыйбыз.
Оксана Петровнаның иманы камил: бәйләү машинасында җепләр “үлә”, осталар кулында исә, киресенчә, икенче сулыш ала.
— Кул эшләре һәрвакыт нәзакәтле эш дип исәпләнде. Әмма бу файдалы да шөгыль. Гүзәл затлар өчен энә яисә элмәк белән бәйләүдән тыш мавыктыргычрак, тынычрак шөгыль бар микән? – ди Шәрипова.
Хәзер “Принц Крючок, принцесса Спица” берләшмәсендә тәрбияләнүчеләр яңа ел күргәзмәсенә әзерләнә. Туып килгән елның төп билгеләре белән зур композиция бәйли алар. Бар серне дә ачып бетермиләр. Кемнең нәрсә белән шөгыльләнүен фаразларга туры килә. Бер останың кулында сары тукыма кисәге күренә – димәк, бу сыр булачак. Икенчесе соры җепләрдән тычкан бәйли.