

Халык алдында җырчы-композитор, шагыйрә Флерә Шәрипова, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Резеда Нуртдинова, Башкортстанның атказанган артисткасы Лениза Гайнетдинова, Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйдельский чыгыш ясады. Тамашачыга моңлы җырлар, спектакльләрдән өзекләр тәкъдим ителде. Авыл кешеләре дә җавапсыз калмады – Даим Яушев, Сәлимә Әхмәтҗанова җырлары белән авылдашларын сөендерде. Авыл халкы “Кызыл таң” гәзитенә, “Тулпар”, “Әллүки” журналларына язылды.
Айгөл Әхмәтҗанова.
Рәмилә Закирова фотолары.