Туймазы хәбәрләре
+27 °С
Облачно
Җәмгыять
17 Декабря 2019, 12:40

Күршеңне беләсеңме?

Минем белән мәзәк хәл булды

Ял саен кайтып ураган туган авылымда, бер урамда, бездән ике-өч өй ары гына яшәгән күршеләремне бөтенләй белмим икән бит мин. Ярый әле “ВКонтакте” җәмәгать челтәрендә “Кызыл таң” электрон басмасына кушылган идем. Шулай бер мәлне тасманы әрле-бирле актарып утырганда бер фотода таныш кешеләр күзгә чалынды. Нәкъ үзләре – Туймазы районының Бишкурай авылында Тау арты урамында яшәгән Зәримә һәм Флорид Саяховлар. Мал асрап, умарта үрчетеп, ул һәм кызының, оныкларының уңышларына сөенеп дөнья көтә бу гаилә. Бу хакта барыбызга да мәгълүм. Якташым, хезмәттәшебез Резеда Нуртдинованың “Без яхшырак булдырабыз” мәкаләсен укып чыкканнан соң үзем өчен байтак яңалык ачтым.

Күршем Флоридның яхшы сваркачы булуын беләбез. Баксаң, сырлап-бизәкләп сандыклар да ясый икән ул. Умарталарын да үзе коеп куйган оста. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр диләрме әле? Бишенче сыйныфтан ук әтисе Фәнил абыйга ияреп бура бураган ул.

Зәримә исә бианасы Асия апа белән бәйләм бәйли, кызы Альбина да әнисе белән әбисеннән калышмый. Зәримә шулай ук җеп эрләүгә дә маһир икән. Әйткәндәй, бу хәзер сирәк күренеш. Хуҗабикәнең күңеле тарткан тагын бер һөнәре – алмазлап чигү. Аның шушы ысул белән башкарылган бихисап күп эшләре бар. Саяховларның илһам чишмәсе саекмасын, яңадан-яңа эшләре белән сөендерсен алар безне.

Менә шулай, җәмәгать, интернетта чукынып утырасыз дисәләр дә, файдасы тиеп куя – күршеләрең белән кабаттан танышасың. Димәк, гәзит укырга, шул исәптән “Туймазы хәбәрләре” белән “Кызыл таң”ны, аларның җәмәгать челтәрләрендәге электрон басмаларына, сәхифә-төркемнәренә дә күз салырга кирәк. Үзем исә моннан ары күршеләргә игътибарлырак булачакмын.

Айгөл Әхмәтҗанова.

Резеда Нуртдинова фотолары.

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас