Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Облачно
Җәмгыять
16 Декабря 2019, 09:25

Шәһәр үзәгендә әкият йорты пәйда булды

Чәршәмбе көнне шәһәр үзәгендә тавык тәпиендәге әкият йорты һәм аның кунакчыл хуҗабикәсе – Мәчкәй әби урнаштырылды.

Чәршәмбе көнне шәһәр үзәгендә тавык тәпиендәге әкият йорты һәм аның кунакчыл хуҗабикәсе – Мәчкәй әби урнаштырылды. Тоташ агачтан эшләнгән әкият йортының авырлыгы 500 килограмм чамасы. Шуңа күрә аны урнаштырган урында җыйганнар.
Авторы – шәһәребез скульпторы Марсель Шәймөхәмәтов. Һөнәре буенча ул нефтьче, агач белән җиде ел элек эшли башлаган.
– Бервакыт агач панно күрдем һәм үзем дә эшләп карарга булдым, – ди Марсель Миңненәкыйп улы. – Кирәкле җиһазлар сатып алдым һәм эшкә тотындым. Ярты елдан панно әзер иде инде. Шул вакыттан алып төп эшемнән бушаган арада остаханәдә югалам. Быел эшемне ташлап, үземне тулысынча яраткан шөгылемә багышларга булдым.
Туймазыда урнаштырылган өченче эшем инде бу. Башта тимер юл аръягындагы клиника янында торган табибны эшләдем, аннары “Кызыл башлык һәм Соры бүре” композициясен. Хәзер менә – әкият йорты.
Оста кулында агач кисәге җиңел генә натюрморт, хайван, челтәрле эскәмия яисә балалар уен мәйданчыгына әверелә.

Читайте нас