Хастаханәгә түләүсез дәва-ланырга килгән пациентны, ниндидер сәбәпләр табып, кассага җибәрү очраклары еш теркәлә. Авыруларның табибка “рәхмәтен белдереп” биргән түләүләрен күздә тотып булмый. Әмма акчаны медицина оешмасы түләргә мәҗбүр итсә, түләү документ белән рәсмиләштерелә һәм касса аша үтә – мондый очракларны теркәргә һәм законсыз түләнгән акчаны кире кайтарырга була. Медикларның түләүле хезмәтләр белән артык мавыгып китүен күздә тоту медицина страховкасы оешмаларына йөкләтелгән. Халык фикерен ачык-лаудан күренгәнчә, страховкаланган кешеләрнең өчтән бер өлеше чамасы акча алуның дөресме-юкмы икәнен ачыклау һәм түләүсез тикшеренергә һәм дәваланырга тиеш булган очракта ярдәм алу һәм акчаны кире кайтартуга ирешү өчен үзен страховкалаучыга мөрәҗәгать итәргә әзер.
Страховкаланган кешеләр мәҗбүри медицина страховкасы буенча медицина ярдәмен түләүсез күрсәтү кысаларында үзләренә нинди ярдәм каралганын әле булса начар күзаллый. Мәсәлән, хастаханәдә пациентка табиб язган дарулар яисә медицина эшләнмәләрен сатып алырга тәкъдим итәләр икән – бу хокук бозу. Күпләр моны белми. Мондый очрак-ларда пациентлар шуны белергә тиеш: медицина страховкасы оешмаларында махсус укытылган кешеләр – страховка вәкилләре эшли, аларга теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Страховкалаучы вәкил гадәттә теркәүче янында урын ала. Аның эш сәгатен медицина страховкасы оешмасы сәхифәсендә яисә www.tfoms-rb.ru сәхифәсендә белергә мөмкин.
Дәүләт гарантияләре программасында катнашучы медицина оешмаларында медицина ярдәме күрсәткән өчен түләргә мәҗбүр итсәләр, үзегезнең страховка компаниясенә яисә БР төбәк мәҗбүри медицина страховкасы фондына, Фондның Туймазы филиалына мөрәҗәгать итегез һәм бу гамәлнең хаклы булу-булмавы белән кызыксыныгыз. Страховка вәкиле теге яки бу очракта нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатмаса, сезнең бозылган хокукны якламаса, шалтыратыгыз:
⁃ Уфа – страховка мәсьәләләре буенча: (347) 272-58-64, медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча: (347) 273-39-00.
⁃ Туймазы – (34782) 2-29-37, (34782) 2-29-40.
Туймазы районында дүрт медицина страховкасы компаниясе эшли:
1. “Капитал Медицинское Страхование” җәмгыяте филиалы (Туймазы, Мичурин ур., 17, электрон адресы: bash.tuimazy@kapmed.ru, телефон: 7-24-30, ашыгыч элемтә телефоны: 8-800-775-85-90).
2. “СМК РЕСО-Мед” җәмгыяте Уфа филиалы (Туймазы, Гагарин ур., 34, 1нче офис, электрон адресы: pvp036@ufa.reso-med.com, телефон: 7-73-79, ашыгыч элемтә телефоны: 8-800-200-92-04).
3. “Страховая компания СОГАЗ-Мед” җәмгыяте Уфа филиалы (Туймазы, Пугачёв ур., 19б, электрон адрес: www.sogaz-med.ru, элемтә үзәге телефоны: 8-800-100-07-02).
4. “Спасение – БМСК” Башкортстан филиалы (Туймазы, Ленин ур., 5, электрон адрес: ufa_tui@16sp.ru, телефон: 2-10-91, Кандра, Нефтьчеләр ур., 12, электрон адресы: ufa_kandry@16sp.ru,телефон: 8 (34782) 4-73-45, ашыгыч элемтә телефоны: 8-800-100-07-17).