Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Ясно
Җәмгыять
10 Декабря 2019, 07:25

Яшьләрнең бурычын дәүләт түләячәк

Узган шимбәдә 61 гаилә ипотека бурычын каплау өчен сертификатлар алды

Быел Туймазыдан 101 гаилә бала тугач ипотека бурычын каплауга сертификатларга ия булды. Дәүләт ярдәменең гомуми күләме – кимендә 34 миллион сум.
Республика торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме программасы кысаларында бүленгән акча Туймазыдан яшь ата-аналарга банклар алдындагы бурычын тулысынча капларга яисә аларны шактый киметергә ярдәм иткән.
– Әлегә торагы булмаган яшь гаиләләргә киңәш итәм: тормыш үзгәргәнне көтеп ятмагыз, тиз арада исәпкә басыгыз, – ди ике бала әнисе Алия Вәлиәхмәтова. Узган атна ахырында ул район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов кулыннан ипотека бурычын каплауга сертификат алды.
– Без балаларга гомерне дәүләт ярдәменә исәп тотмыйча бирәбез, әлбәттә, – дип дәвам итә ул. – Әмма ярдәм бар, һәм аннан файдаланырга кирәк.
Дүрт ел ярым элек Алия белән Рөстәмнең улы Реналь туган. Шуңа кадәр алар ипотека кредитына торак сатып алган. Һәм шул чорда гаилә дәүләт программасына кушылган. Чират җиткәнче яшь әти-әни ипотеканы вакытында түләп барган. Ай саен түләнгән акча гаилә бюджетына шактый зыян китергән. Димәк, бурычның 400 меңләбен каплау мөмкинлеге биргән сертификат – гаилә өчен саллы ярдәм. Бу көнне Хакимият башлыгы сертификат тапшырган калган 60 гаилә өчен дә.
Әйткәндәй, тапшырылган сертификатлар исәбе буенча районыбыз республика буенча беренче өчлектә. 2017-2018 елларда гына 215 яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга барлыгы 91 миллион сумлык субсидия алган. Шул исәптән кимендә өч бала тәрбияләгән 36 гаилә – кимендә 36 миллион сум.
Читайте нас