Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Җәмгыять
10 Декабря 2019, 07:15

"Сындырмыйча сабыр канатымны Менеп киләм гомер үремә"

Хәйрия чарасында сәламәтлек мөмкин-лекләре чикләнгән йөздән артык яшь туймазылы катнашты.

Хәйрия чарасында сәламәтлек мөмкин-лекләре чикләнгән йөздән артык яшь туймазылы катнашты. Купшылык вә зиннәтлелек итагатьлелек һәм нәзакәтлелек белән аралашты: нәни кунаклар һәм аларның әти-әниләренә ирекле ярдәмчеләр – баскыч буйлап тере коридорга тезелгән юридик колледж студентлары ярдәмгә ашыкты.
Барысы да өлкәннәрчә иде – ыгы-зыгы, дулкынлану, күлмәкләр кыштырдавы... Шәһәребез бизәндерүчеләре, чәчтарашлар, аквагрим осталары үзләрен чын тылсымчы буларак күрсәтте. Осталар кәнәфиенә кызлар курку катыш кызыксыну тойгысы белән утырды. Бик тиздән исә, көзгедә үзләренең чибәрләнгән йөзләрен күреп, елмаюдан балкыды.
Аларны гаҗәеп, хәтта тәкәббер гүзәлләргә әйләндерү җитез барды – берьюлы дистәләгән һөнәр остасы кайчы чыңгылдатты, чәч көдрәләтте һәм кызларны бизәде.
Чара башланыр алдыннан барысы да дулкынланды. Аеруча әти-әниләре, яшьтәшләре алдында чыгыш ясарга батырчылык иткән кызлар.
Ниһаять, вальсның сихри моңнары агылды һәм егетләр – “Сәфәр” бию коллективы тәрбияләнүчеләре җитәкләгән патша кызлары биюдә бөтерелде. Бу аларның авырлык һәм сагышларны артта калдырган җиңү мизгелләре иде. Үзенчәлекле балаларның иманы камил – авыру хөкем карары түгел. Бернигә карамастан, һәр кыз бала күңелендә бал, күлмәк-бизәнгечләр, патша егете турында хыяллана.
Чарада катнашучыларны район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов сәламләде:
– Күзләрегез янып тора, йөзегез елмаюдан балкый. Сезгә сәламәтлек, укуда уңышлар телим. Үз көчегезгә ышаныгыз. Сез көчле һәм сәләтле. Димәк, барысы да яхшы булачак.Айдар Рифгать улы, үзләрен үзенчәлекле балалар тәрбияләүгә багышлап, аларның күңеленә ачкыч таба алган өчен әти-әниләргә рәхмәт белдерде. Бу әти-әниләр чынлап та ихтирамга лаек. Алар балаларына ышана, йөрәк парәләре җәмгыятьтә үз урынын тапсын өчен кулыннан килгәннең барысын да, хәтта булдыра алмаслыкны да эшли.
Мәсәлән, Япрык авылыннан 16 яшьлек Ариана Хандамова чарада катнашсын – кыз репетицияләргә һәм тернәкләндерү үзәгенә үзаллы барып йөри алсын өчен әнисе Луиза Туймазыда фатир биләп торган.
15 яшьлек Дамила Морзатованың әнисе Алинә Камил кызы баласын һәр бию дәресенә озата килгән һәм аның белән бергә бию хәрәкәтләрен өйрәнгән. Шуңа да кыз өйдә дә күнегүләрен кабатлый алган.
Башка катнашучылар – Радмила Сәлимова, Дарья Денисова, Аделина Нуриманова, Сәмирә Исхакова, Валерия Васильева да әти-әниләренең бик нык ярдәм итүләрен сөйләде.
Туганнары һәм, әлбәттә, битараф булмаган дистәләгән туймазылы ярдәме белән чарада катнашучы кызларның хыялы тормышка ашты – аларның башларын искиткеч таҗлар бизәде, беләзекләрендә кечкенә гөлләмәләр чәчәк атты. Һәркайсының фотограф алдына басарга мөмкинчелеге булды, чара ахырында яхшы фотоларга ия булды алар.
Тәнәфестә кызларны тәм-том һәм чәй белән сыйладылар. Әмма бу мөмкинчелекне бик азлар гына кулланды. Чөнки бер минут та буш вакытлары булмады: Балалар (үсмерләр) иҗат йорты хезмәткәрләре тылсым ияләре – Шатлык, Игелек, Бәхет катнашлыгында чып-чын тамаша оештырды. Аларны татар драма театры артистлары алмаштырды, «Сфетофорск шәһәренә сәяхәт» тамашасын тәкъдим итте.
Үзенчәлекле кызлар өчен мондый бәйрәм Каринэ Хәбирова тәкъдиме белән беренче тапкыр март аенда Уфада үткән. Аның тәкъдименә республика муниципалитетлары да кушылып, Инвалидлар көне алдыннан үзләрендә дә шундый чара оештырган. Туймазыда чараны район Хакимияте һәм тернәкләндерү үзәге үткәрде. Балалар (үсмерләр) иҗат йорты, “Родина” мәдәният йорты, Lemon Team аниматорлары ярдәм итте.
Читайте нас