Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Облачно
Җәмгыять
10 Декабря 2019, 09:40

Ксения Собчак белән Алсу ап-ак атларда кая барган?

Мәскәү йолдызларының Уяндыктагы яллары турында видео таралды.

Мәскәү йолдызларының Уяндыктагы яллары турында видео таралды.

Сәясмән һәм журналист Ксения Собчакның җырчы Алсу белән Илеш районының Уяндык авылына кунакка кайтулары турында хәбәр иткән идек.
Мәскәү йолдызлары кунакчыл татар авылында ялларын бик матур үткәрә икән. Кызлар милли ризыклар белән сыйлана, Башкортстанның искиткеч матур табигатенә соклануларын белдергән. Социаль челтәрләрдә Ксения белән Алсуның ап-ак атларда йөргән видеолары таралды.

Әйткәндәй, Уяндык – Алсуның әтисе Рәлиф Сафинның туган авылы. Күрәсең, республикабызның бу гүзәл урыннарын Ксения Собчак та үз иткән. Һәрхәлдә, видеодан кунакның кәефе бик шәп күренә.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Чыганак: "Кызыл таң".
Читайте нас