Хәзерге үсмерләргә бәхет өчен нәрсә кирәк? Айфон, айпад, модалы кроссовкалар яисә гироскутермы? Бәлки, шулайдыр да... Ә менә Туймазыда яшәүче 12 яшьлек әкияти исемле Жасмин скетчинг маркерлары өчен сөенәчәк. Заманча һәм киң таралган җитез сурәт ясау техникасы шулай атала. Дөрес, Жасмин асылда скетч-иллюстрация техникасында эшли. Моңа күбрәк вакыт сарыф ителә. Бер рәсем өстендә бишәр сәгать утыра ул.
Жасмин балачагыннан иҗади мохиттә үсә. Әнисе Динара Әнәс кызы – дизайнчы, туй күлмәкләре иҗат итә. Өченче сыйныфта сәнгать мәктәбенә укырга барырга карар иткәч, әти-әнисе каршы килми. Әмма, композиция һәм академия сурәтен өйрәнә башлагач, гади рәсем төшерү күңелсез була башлый аңа. Хыялында кыз уйдырма дөнья иҗат итә, Япониянең аниме-режиссёры Хаяо Миядзаки геройларына нигезләнеп туган матур каһарманнар яши анда. Бервакыт кыз хыялында туган сурәтне кәгазьгә төшерергә уйлый. Шулай итеп зур күзле, чандыр кулбашлы, җеп кебек нечкә аяк-куллы кыз барлыкка килә.
– Жасмин сәнгать мәктәбенә бик теләп йөри, “бишле”гә генә укый, – дип сөйли Динара. – Әмма мин шуңа да игътибар иттем, өйдә ул сурәтләрен кагыйдә буенча төшерми. Аның рәсемнәре кабул ителгән калыплардан читләшә. Әтисе белән җаның ничек тели, шулай төшер, дибез. Иң мөһиме башкарган эше аның үзенә ошасын.
Скетчинг өчен каты кәгазьдән А5 (альбом битенең яртысы) зурлыгындагы махсус блокнотлар һәм маркерлар бар. Алар гадиләреннән ярымачык акварель техникасында төшерү мөмкинлеге биргән төсләр күплелеге белән аерыла. Бүген рәссам кыз карамагында – 90 маркер. Алар шәүлә уенын һәм төрле төсмерләр бирәлә.
Ул каһарманнары белән шулкадәр мавыга ки, аларга тарих уйлап чыгара һәм исемнәр куша.
– Рәсемнәрем өчен үрнәкне каян алам ди-сезме? – дип уйга кала Жасмин. – Илһам чыганакларым күп минем. Быел, мәсәлән Кырымдагы ялыбыздан лаванда алып кайттык. Аның исе бөтен өйгә таралды һәм мин чәчәк-кыз төшерергә теләвемне аңладым. Нәза-кәтле шәмәхә төсләр сайладым һәм Лаванда барлыкка килде. Кайвакыт тирә-яктагы кешеләрдән, кайчак китап каһарманнарыннан илһам алам. Миңа Холли Вебның Мейзи Хитченс турындагы романнар тезмәсе ошый. Нәкъ шушы китап-лар ярдәмендә киләчәктә үземнең балалар китаплары бизәүчесе булачагымны аңладым. Шәһәребездә скетчинг белән мавыккан кешеләрне табасым килә. Бәлки, без клуб яисә түгәрәк оештырырбыз.