Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Җәмгыять
3 Декабря 2019, 10:00

“Мин бернәрсәдән дә курыкмыйм!”

Җиденче сыйныф укучысы Карина Солтанова яңа үрләр яулый

Игезәк Карина белән Арина 13 ел элек дөньяга аваз салган. Балаларның әти-әнисе Артур Салават улы белән Ләйсан Фәрит кызы Каринада балалар церебраль параличы булуын белгәч, авыру турында онытып, аны сәламәт бала кебек тәрбияләргә карар итә.
Гади каһарманнар
– Ләйсән кайгырып елап утырды, дисезме? Була торган хәл түгел! – дип сөйли игезәкләрнең әбисе Рәсимә Рәхим кызы. – Бу яктан миңа охшаган ул. Мин дә авыр минутларда бар нәрсәне эчемдә тотам. Ходай безгә сынаулар җибәрә. Һәм аларны намус белән үтәргә кирәк. Шуңа өстәп, без бит ялгыз түгел. Туганнарыбыз ярдәм итә һәм кызларыбыз турында хәстәрлек күрә.
Ләйсән идәндә өченче кызы Сәмирә белән мәш килә, сүз арасында өлкән балаларының үскәнен исенә төшерә.
– Без гадәти әти-әни. Гамәлләребездә бернинди батырлык та юк. Тормышыбыз гади, һәр яңа көнне шатланып каршы алабыз. Әлбәттә, җиңел булмады. Карина сыртында гына йок-лады, шуңа күрә чәчләре үсмәде диярлек. Күзләре дә зәгыйфь иде, күзлекләрне еш алмаштырдык...
Карина тарафыннан үзенең БАШКА булуын аңлау иң авыры булды. Аринаны алу өчен балалар бакчасына килгәч, Карина төркемгә күз сала иде. Аның да балалар белән уйныйсы, Арина кебек йөгерәсе килде, әмма аяклары тыңламады. Тәрбиячеләр безне бәйрәмнәргә, чараларга чакырды. Әмма бу бәйрәмнәр әллә нигә бер була, калган вакытын кызыбыз үз-үзе белән уйнап үткәрә иде. Кайвакыт миңа кибеткә яисә даруханәгә барып килергә кирәк, аны ялгызын калдырырга мәҗбүр булам. Бу вакытта ул мине тынычландыра: “Әнием, борчылма, мин утырып торам!” Ул телевизорны кабыза, уйланырга мәҗбүр иткән тапшыруларны сайлый. Күбрәк өлкәннәр белән аралаша иде. Бу да тәэсир итми калмады. Китаплар уку белән мавыкты, бүген дә бирелеп укый. Рәсем төшерергә ярата, әмма куллары тыңламый. Компьютерны үзаллы өйрәнде. Слайдлар ясый, төрле программалар өйрәнә... Аның дөньяны күзаллавы башка. Шунысы гаҗәп, нәкъ ул безне, өлкәннәрне, сабыр булырга һәм авырлыклардан курыкмаска өйрәтә.
“Без сине һәрвакыт
яратачакбыз!..”
Шәһәр буйлап әнисе кызы белән таксида йөри. Кайбер шофёрлар юл өчен акча да алмый. Каринаның адресын да яхшы белә икән. Карина беренче сыйныфтан бирле укыган җиденче мәктәп тә янәшәдә генә. Машиналар капка алдына килеп туктый. Ләйсән кызын кәнәфигә күчереп утырта һәм әмер бирә: “Алда – пандус!” Элек алар юл ташларына абынган. Аларны алып, асфальт салганнар. Хәзер белем алу өчен бернинди каршылык та юк. “ДорСтрой” җәмгыяте җитәкчесе Сергей Полевка эш барышын шәхсән тикшереп торган өчен һәм 7нче мәктәп укытучыларына рәхмәт белдерәбез.
Беренче сыйныфта авырлыклар җитәрлек була, әмма кызның бәхетенә укытучы Ольга Максимовна Чулпанова туры килә. Ул Каринаның күңеленә ачкыч ярата һәм баланың дәфтәрендә хәрефләр тезелеп китә.
– Без аңа бик рәхмәтле! Хәзер кызыбыз “дүртле”, “бишле”гә укый, математика фәне генә бераз аксый, – дип дәвам итә әнисе. – Әмма математика укытучысы Фәйрүзә Аскар кызы Сәфәргалиева Каринаны үҗәтлеге өчен мактый.
Шәһәрдә кәнәфидә хәрәкәтләнүче укучылар арасында Карина беренчеләрдән булып Нөркәй мәктәбендә үткән фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясый.
– Минем ике эшем бар иде, – дип исенә төшерә кыз. – Беренче эшем – тыштан ямьсез булсалар да, эчтән игелекле, ярдәмчел явыз курчаклар турында. Кешенең тышкы кыяфәтенә карап кына фикер йөртмәсеннәр иде дип мөрәҗәгать итәсем килде кешеләргә... Икенче эшем сугышка үзе теләп киткән дәү әтием турында. Аңа ни бары 18 яшь булган.
Конференция-гә әтисе белән барган ул (әнисе бу вакытта бала табу йортына өченче кызын алып кайтырга киткән).
– Каушавымнан сүзләремне бутармын да беренче урын эләкмәс инде дип бик дулкынландым, – дип кичерешләре белән уртаклаша кыз. – Җиңә алмасаң да, без сине барыбер яратачакбыз дип әти-әнием әйтә килде, югыйсә. Минем өчен искәрмә ясалды, мин утырган килеш чыгыш ясадым.
...Беренче урында Карина Солтанова дип игълан иткәч, әтисе күз яшьләрен тыя алмый. Кыз исә: “Их, әтием, жюриның өстәмә сорауларына җавап бирү бик кызык булды! – дип юата аны. – Шулай ук башка балаларның чыгышларын тыңлау. Мин алар өчен дә шатландым!” Менә шундый ул Карина.
“Генерал”га киңәш
Аны тыңлап торсаң – бар кеше дә яхшы. Үзе турында онытып, башкалар турында уйлый. Әнисенең кырыс холыклы, чын “генерал” икәнен дә белә. Кызганып та куя аны: “Ял итәргә өйрән! Үзеңә ял итәргә вакыт бүләргә кирәк”. Бервакыт икәүләп кочаклашып утырганда, шуны әйтеп куя Карина: “Әнием, әгәр минем кебек ике авыру кызың булса, сиңа бик авыр булыр иде. Ә әлегә син барысын да булдырасың”. Ләйсән көлеп җибәрә: “Әйтерсең кызымнан медаль алдым!”
Ул барысын да гафу итә. Каян килә бу 13 яшьлек кызда? Аның ахирәте бар – сөйләп китсә, колакларың түзсен генә! Барысы да көлә, ә Карина аны яклый: “Аның күңел дөньясы бай!»
Искиткеч!
Гаиләдә акча булганда – аны шундук Каринаны дәвалауга тоталар (Тольяттида түләүле операция ясатканнар). Акча, җитми инде, әлбәттә. Дарулар, процедуралар, юл чыгымнары... Кием-салым, аяк киеме, азык-төлек. Әмма билне кысыбрак бусаң, сөенечкә дә өлеш кала. Менә Карина хыялланган өч тәгәрмәчле сәпид тә шулай пәйда булган.
– Велосипедта урамда йөреп карарга булдык. Әни сеңлем Сәмирәне киендергәнче, әти велосипедны урамга алып чыкты, – дип елмаеп исенә төшерә кыз. – Әнине көтеп торып арыдым да, үзаллы утырып китәргә булдым. Урамга чыккан әнием мине югалткан, аптыраган.
Сәпид – ул үзе бер могҗиза! Җаның теләгән җиргә барырга мөмкин. Егылган чакларым да була инде. Авырта. Әмма мин еламыйм. Югыйсә, әнием борчылачак... Кызганычка, мин бик тиз үсеп җиттем, хәзер бу велосипедта йөреп булмый инде. Ә яңасын алырга әлегә мөмкинлек юк.
– Әйе, ирем белән авыруга басым ясамас-ка дип килештек, – дип сөйли Ләйсән. – Яшәп калырга ашыгабыз. Ниндидер яңалык өйрәнергә омтылабыз, ешрак өйдән чыгарга – табигать кочагына, берәр бәйрәмгә, реабилитация үзәгенә яисә иппотерапия күнегүләренә барабыз. Бервакыт шифаханәгә бардык һәм гүзәллек бәйгесендә катнаштык. Карина җиңү яулады.
Әтиләре – аерым тарих. Ул искиткеч кеше. Балалар кечкенә чагында массажны да үзе ясаган, өлкәнен шешәдән ашаткан. Буш вакыты булганда бергә укыйлар, саф һавада йөриләр.
– Әти белән төрле вакыйгалар турында сөйләшергә кызык, – дип сөйли Карина, әтисе турында сүз барганны ишетеп. – Уйнарга да күңелле. Мәсәлән, Арина кәгазьдән хайван сыннары кисә һәм әтинең маңгаена ябыштыра. Аңа исә бу хайванны белергә кирәк. Соңгы тапкыр без аңа көңгерә сынын ябыштырдык. Ул безгә сораулар бирде: “Минем койрыгым бармы? Мин йорт хайванымы?” Тәгәри-тәгәри көлдек.
Үскәч кем булырга телисең дигән сорауга Карина:
– Психолог буласым килә! Бик кирәкле һөнәр. Психолог кешеләргә ярдәм итә, күңелен үстерә, борчылуларының сәбәбен ачыкларга ярдәм итә. Аның күнегүләреннән соң кеше җиңеллек кичерә, – диде.
Һәм тагын бер сөенче: Солтановлар гаиләсе озак вакыт кеше фатирында яшәгән. Күптән түгел шәһәр хакимияте күпбалалы гаиләләргә, шул исәптән аларга да торак сертификаты тапшырган. Ниһаять! Аларның да үз почмагы барлыкка килгән.
Читайте нас