Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Облачно
Җәмгыять
2 Декабря 2019, 13:20

Балаларга шатлык өләшегез!

Яңа ел якынлашуына ишарә итүче ике тотрык-лы билге бар: урамнар, биналар һәм витриналар бизәлә, уенчыклар, шартлаткычлар һәм, әлбәттә, татлы ризыклар арзанайтып сатыла. Реклама роликлары, постерлар, каталоглардан күз камаша. Нинди генә тәкъдимнәр яумый, мин сиңа әйтим.Кайвакыт бу уйламаган әйбер сатып алуга һәм балаларыбыз өчен уңышсыз бүләк сайлауга китерә. Иң гадие (чөнки иң киң таралганы) – кәнфит җыелмалары. Аларны күпләп сатып алалар – үз балаларына, күршенекенә, туганнарга, балалар бакчасына, мәктәпләргә.Табиблар хәленнән килгәнчә “кәнфит ташкынын” туктатырга тырыша. Әмма бу бик катлаулы.– Ел саен гыйнварда балаларда аллергия көчәю, панкреатит кузгалу, шикәр чире кискенләшү күзәтелә, – ди алар.Бала кәнфитне өлкәннәр кулыннан ала (әти-әнисе, әби-бабасы, Кыш бабай). Бу дөрес түгел. Диетологларның иманы камил: балаларда киләчәктә мәшәкать тудырачак азыкка бәйлелек тәрбияләргә ярамый. Татлы бүләк сайлау өчен бер генә саллы сәбәп тә юк. Бу күптәннән килгән һәм тормышыбызга береккән сәер гадәт. Соңгы елларда азык сыйфаты шактый үзгәрде (яхшы якка дип тә булмый). Димәк, туклану гадәтләрен дә үзгәртергә кирәк.Гәзитебез шушы эштә катнашырга тәкъдим итә. Ничек? Яңа елга татлы бүләктән баш тартып, аларны уенчыкка, үстерелешле уеннарга алмаштырырга. Балаларга шатлык бүләк итик! Шул исәптән “Динозаврия” гаилә күңел ачу үзәге белән.

Яңа ел якынлашуына ишарә итүче ике тотрык-лы билге бар: урамнар, биналар һәм витриналар бизәлә, уенчыклар, шартлаткычлар һәм, әлбәттә, татлы ризыклар арзанайтып сатыла. Реклама
роликлары, постерлар, каталоглардан күз камаша. Нинди генә тәкъдимнәр яумый, мин сиңа әйтим.
Кайвакыт бу уйламаган әйбер сатып алуга һәм балаларыбыз өчен уңышсыз бүләк сайлауга китерә. Иң гадие (чөнки иң киң таралганы) – кәнфит җыелмалары. Аларны күпләп сатып алалар – үз балаларына, күршенекенә, туганнарга, балалар бакчасына, мәктәпләргә.
Табиблар хәленнән килгәнчә “кәнфит ташкынын” туктатырга тырыша. Әмма бу бик катлаулы.
– Ел саен гыйнварда балаларда аллергия көчәю, панкреатит кузгалу, шикәр чире кискенләшү күзәтелә, – ди алар.
Бала кәнфитне өлкәннәр кулыннан ала (әти-әнисе, әби-бабасы, Кыш бабай). Бу дөрес түгел. Диетологларның иманы камил: балаларда киләчәктә мәшәкать тудырачак азыкка бәйлелек тәрбияләргә ярамый. Татлы бүләк сайлау өчен бер генә саллы сәбәп тә юк. Бу күптәннән килгән һәм тормышыбызга береккән сәер гадәт. Соңгы елларда азык сыйфаты шактый үзгәрде (яхшы якка дип тә булмый). Димәк, туклану гадәтләрен дә үзгәртергә кирәк.
Гәзитебез шушы эштә катнашырга тәкъдим итә. Ничек? Яңа елга татлы бүләктән баш тартып, аларны уенчыкка, үстерелешле уеннарга алмаштырырга. Балаларга шатлык бүләк итик! Шул исәптән “Динозаврия” гаилә күңел ачу үзәге белән.
Читайте нас