Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Ясно
Җәмгыять
27 Ноября 2019, 12:43

50 сум компенсация гамәлдән чыгарыла

2020 елның 1 гыйнварыннан Русиядә 1,5-3 яшьлек бала тәрбияләгән өчен 50 сум күләмендә айлык компенсация акчасы гамәлдән чыгарыла

Бу хакта Президент Владимир Путин Указында бәян ителә.
Моңа кадәр дәүләт Башлыгы беренче һәм икенче балага пособие алучы гаиләләр санын арттыручы законга кул куйган иде. Бу мохтаҗлык критериен үзгәртү исәбенә башкарылды. Бер үк вакытта бер яшьтән алып өч яшькә кадәр беренче һәм икенче балага төбәк яшәү минимумы күләмендә айлык түләүләр кертелә.
2020 елның 1 гыйнварыннан балага 10-11 мең сум уртача кереме ике яшәү минимумы тәшкил иткән гаиләләргә биреләчәк.
Беренче бала туганнан соң түләнүче федерация пособиесе 2020 елның 1 гыйнварыннан 8,8 меңнән 9,3 мең сумгача артачак. Аны исәпләү тәртибе дә үзгәрәчәк.
Читайте нас