Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Облачно
Җәмгыять
26 Ноября 2019, 07:07

Кыш бабай тәхетле һәм читекле булачак

10 декабрьгә Туймазыда Яңа ел шәһәрчеге төзеләчәк

27 ноябрьдән Яңа ел шәһәрчеге төзелү сәбәпле, Октябрь мәйданы автомобильләр, шул исәптән җәмәгать транспорты өчен ябылачак.

“Төзелеш боз-чималы” җитмәгән очракта да Яңа ел шәһәрчеге чагу һәм матур булачак. Аны бизәү өчен шәһәр хакимияте яңа сыннар һәм аттракционнарга заказ биргән.

Туймазы шәһәре шәһәр биләмәсенең төзекләндерү бүлеге начальнигы Ирек Шакиров сүзләренә караганда, шәһәр халкын бик күп яңалык-бүләк көтә.

– Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән Кыш бабай һәм Карсылу сыннары, Кыш бабайның яктыртылган тәхете һәм дәү читекләре кайтты инде, – ди Ирек Марат улы. – Элекке аттракционнарга яңалары да өстәләчәк – биредә лабиринт, карусель һәм вертолёт пәйда булачак.
Читайте нас