Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Җәмгыять
26 Ноября 2019, 07:01

Кандракүл авылы сере галимнәрне кызыксындырган

“Ташлар нәрсә сөйли?”

“Ташлар нәрсә сөйли?” мәкаләсендә (“Туймазы хәбәрләре”, №129, 2019 ел, 9 ноябрь) Кандракүл авылындагы мавыктыргыч табылдыклар турында бәян иттек, безгә аны туган якны өйрәнүче Раян Баһаутдинов һәм Юрий Бирюзов сөйләде.

Үткән ялларда мәкаләдә тасвирланган төбәккә Русия Фәннәр академиясенең Мәгълүмат үзәге Уфа филиалы Этнология тикшеренүләре институты һәм Фән-тикшеренү үзәге белгечләре экспедициясе юл алды.

Кайбер объектларны карап-барлап чыкканнан соң алар:

– Тау кыясындагы таш чыннан да күпсанлы язулар белән сырланган. Аларның берсе 12 почмаклы геометрия фигурасыннан гыйбарәт. Аның читләре йомшак токымда аермачык күренә. Эчендә күпсанлы билгеләр төсмерләнә, – дигән нәтиҗәгә килде.

Объект турында җентекле мәгълүматка ия булу өчен Фән-тикшеренү үзәге белгечләре фотограмметрия ысулы ярдәмендә арытабан анализ ясау өчен аны фотога төшерде.

“Туймазы хәбәрләре” вакыйгаларны күз уңында тотачак.
Читайте нас