Туймазы хәбәрләре
+24 °С
Облачно
Җәмгыять
26 Ноября 2019, 06:51

Ирекле ярдәмче – мәртәбә!

Уфада “Игелеклелек технологиясе” җыенында алдынгы ирекле ярдәмчеләрне зурладылар.

Уфада “Игелеклелек технологиясе” җыенында алдынгы ирекле ярдәмчеләрне зурладылар. “Уфаның алдынгы ирекле ярдәмчесе-2019” исеменә Туймазы медицина колледжын тәмамлаган Лиана Ягафәрова лаек булды.

Медицина колледжында укыганда Лиана өч ел төбәктәге ирекле ярдәмче-медиклар отрядына җитәкчелек итә. Җәмәгать эшен якташыбыз хәзер белем алган Башкортстан дәүләт педагогия университетында да дәвам итә.

Чәмле кыз әле Мәскәүдә стажировкада – “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кы-саларында Бөтенрусия “Ирекле ярдәмче-медиклар” җәмәгать хәрәкәте нигезендә ул “сәламәтлек штаблары” челтәре оештыру буенча юл картасы әзерли.
Читайте нас