Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Облачно
Җәмгыять
26 Ноября 2019, 06:42

Бүләк артыннан бүләк

Туймазылылар кикбоксинг буенча республика чемпионаты һәм беренчелеге медальләренең саллы өлешен яулады

“Туймазы-Арена”да кикбоксинг буенча ике көнлек республика чемпионаты һәм беренчелеге үтте.


Бирегә Башкортстанның төрле төбәкләреннән 136 спортчы җыелды. Алар медаль өчен генә түгел, Федерациянең Идел буе округы ярышларында катнашу хокукы өчен дә алышты, анда исә ярышларда бүләкләнүчеләр генә эләгә ала. Башкалар исәбендә Туймазыдан 25 спортчы бу хокукка ия булды, алар 12 алтын, сигез көмеш һәм биш бронза медаль яулады.

Алыш кемгәдер җиңел бирелде, кемдер исә җиңүне көндәшенең кулыннан тартып алды. “Ир-егетләр” төркемчәсендә беренче тапкыр чыгыш ясаган 18 яшьлек Динар Габдрахманов өчен алышлар чыдамлылыкка сынауга әверелде. Аның көндәшләре өлкәнрәк тә, тәҗрибәлерәк тә иде, шуңа күрә көрәш җитди булды. Динар беренче алышта җиңде, икенчесендә исә көндәшенә каршы тору авыр булды. Алыш тәмамланырга 20 секунд кала гына аны җиңә алды ул. Өченче алышта егет спорт көрәше буенча спорт мастерына оттырды һәм нәтиҗәдә ярышларның көмеш бүләгенә лаек булды.

Медальләрдән тыш, көчле спортчыларны кубок-лар белән бүләкләделәр. Алар исәбендә – 17 яшьлек Нурислам Хисамов, ул яхшы техника өчен билгеләнде.

Районыбызда кикбоксинг 20 еллап гамәлдә инде. Шушы дәвердә тренерлар 11 спорт мастеры һәм спорт мастерлыгына 70ләп кандидат әзерләгән. Егетләр дөнья беренчелекләрендә уңышлы чыгыш ясый, чемпион дәрәҗәләренә ия була.

Бүген районда кикбоксинг белән кимендә 200 кеше шөгыльләнә. Спорт секцияләре “Яшьләр” клубында, Серафимовка, Иске Туймазы, Дуслык авылларында эшли.
Читайте нас