Безнең илдә декрет ялы балага өч яшькәчә дәвам итәргә мөмкин. Әмма хатын-кызлар арасында эшкә иртәрәк чыгарга теләүчеләр арта. Кемгәдәр әбисе ярдәм итә, күпчелек әти һәм әниләр өчен исә бердәнбер юл – балалар бакчасы. Тик менә юллама бар кешегә дә тәтеми – урыннар җитми.
Шуңа күрә 6нчы балалар бакчасында бәләкәчләр өчен тагын бер төркем ачылу шатлыклы вакыйгага әверелде. Хәзер ике дистәләп ата-ана (төркем нәкъ шулкадәр балага исәпләнгән) тыныч кына, баласының һөнәр осталары карамагында булуына инанып, эшкә йөри ала.
– Яңа бүлекчә элек методика кабинеты урнашкан бинада җиһазланды, – ди мөдир Гөлшат Хаҗиева. – Без аны үзгәртеп кордык, җентекле ремонт үткәрдек. Хәзер бу уен, йокы һәм бәдрәф бүлмәсе булган тулы кыйммәтле төркем. Биредә җылы, уңайлы, балалар үсеше өчен таләп ителгән бар кирәк-ярак бар, шул исәптән заманча җиһазлар – интерактив такта һәм проектор да.
13 ел стажлы тәрбияче һәм логопед Альбина Гыйшварова карамагында балалар көн тәртибенә күнегә: бергәләп кул юарга бара, калак тотарга өйрәнә, коллектив тормышына ияләшә. Биредә балаларның вак моторикасын, элемтәле һәм күрү сәләтен үстерүгә зур игътибар бирелә. “Сәламәтлек сукмагы”, бизиборд, коры бассейн, уен йорты һәм башкалар балаларның вакытын күңелле һәм файдалы үткәрүенә булыша.
Әти-әниләрнең берсе Ландыш Әүхәдиева мәгариф идарәсеннән шалтыратып, яңа төркемгә чакыргач, чиксез сөенүен белдерде.
– Күптән түгел ипотекага фатир сатып алдык. Иремнең ярты хезмәт хакы айлык иганәгә кереп китә, шуңа күрә эшкә иртәрәк чыгарга карар иттем. Әмма җәй көне юллама эләкмәде безгә. Аның каравы, алтынчы бакчага яңа төркемгә чакырдылар.
Мәктәпкәчә тәрбия бирү буенча баш инспектор Гөлнара Баһманова сүзләренә караганда, ел ахырына кадәр 18нче балалар бакчасының икенче филиалында да нәниләр өчен шундый төркем ачылачак. Шулай итеп, “Хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәм – 3 яшькәчә балалар өчен мәгариф оешмаларында шартлар булдыру” төбәк программасына ярашлы рәвештә, шәһәрдә әкренләп мәктәпкәчә оешмаларда урын кытлыгы мәсьәләсе хәл ителә.