Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Җәмгыять
25 Ноября 2019, 08:31

Әни булу – зур бәхет

Бүген яшьләр үзләрен генә кайгырта диюләре дөрес түгел.

Бүген яшьләр үзләрен генә кайгырта диюләре дөрес түгел. “Ана даны” медале белән бүләкләнгән ике яшь якташыбыз – шуның аермачык мисалы. Альбина Кормангалинага – 27, Ольга Мишинага 32 яшь. Аларның һәркайсы биш балага гомер биргән. Чәмле әти-әни аларны аякка бастыру, кеше арасына чыгару өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли: таксига чыга, ыргак белән бәйли, хәтта Америкада эш таба. Боларның барысына да ничек өлгерә, үзләренә һәм тормыш иптәшләренә каян вакыт җиткерә – бүген шул хакта белербез.

Өйгә дә, таксига да идарә итә

Ишле балалы Кормангалиннар гаиләсе Райманның яңа төзелеп килүче төбәгендә яши. Гаиләдә 9 яшьлек Вадим, 7 яшьлек Вячеслав, биш яшьлек Анастасия һәм игезәк Валерия белән Виктория (2,5 яшь) үсеп килә. Сөйкемле, җыйнак әниләре Альбина мине мунча эргәсендәге кечкенә янкормага алып керә.

– Әлегә гаилә белән шушы вакытлыча торакта яшибез, – дип аңлата ул. – 2015 елда өч балалы яшь гаилә сыйфатында 1 миллион сумлык сертификатка ия булдык. Бер елда әзер йорт коеп куярга вәгъдә иткән подрядчы белән килешү төзедек. Әмма сүзендә тормады – бөлде. Нәтиҗәдә йорт та юк, акчаны да кайтармый. Судлашып та карадык, судны оттык, әмма нәтиҗәсе юк.

Хәзер каникул, шуңа күрә Кормангалиннарның өлкән балалары өйдә. Алар белән бергә безне Стёпа исемле мәче һәм Граф исемле маэмай каршы ала.

– Ирем Сергей Америкага китте, – ди Альбина. – Туганнарыбыз чакыруы буенча бер ай инде ул Теннисси штатында. Белгечлеге буенча яхшы хезмәт хакы түләнгән эш тәкъдим иттеләр. Разведкага юлланды.

Гаилә башлыгы юк чагында, Альбинага әнисе, Айгөл Ирек кызы ярдәмләшә. Кызы өйдә юкта ашарга да әзерли, җыештыра, балаларга күз-колак була.

– Мин гел юлда, – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. – Иртән өлкән улымны шәһәр мәктәбенә, кызларымны балалар бакчасына чыгарам. Төш вакытында өлкәнен алып кайтам, кече улымны дәрескә чыгарам – ул икенче сменада укый. Кичке алтыда янә мәктәп, балалар бакчасына чыгам, балаларны җыям. Көн саен машинада кимендә 40 км үтәм.

Балалар ишәеп, иске «бишле» автомобиленә кәнәфи-ләр сыймый башлагач, кредитка җиде урынлы “Ларгус” сатып алдык. Хәзер сөенеп бетәлмим, урын барысына да җитә. Ай саен унар мең сум кредит түләргә генә туры килә.

– Нишләп күпбалалы ана булырга уйладыммы? – дип уйга кала ул минем сорауны ишеткәч. – Ирем ишле гаиләдән минем, һәрвакыт балаларыбыз күп булуын теләде. Мин үзем дә аларны яратам. Әни булу – зур бәхет. Шул ук вакытта катлаулы һәм җаваплы эш.

Балаларның һәркайсының үз холкы. Вадим – җитди, җаваплы. Вячеслав тиктормас. Анастасия – тыныч, Валерия белән Виктория – шаяннар, бертуктамый сөйләнәләр. Игезәкләр бераз көйсезрәк, әмма шулай булырга тиеш тә. Чөнки алар – төпчек.

Балаларны балачактан тәртипкә, мөстәкыйльлеккә һәм бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәтәм. Даими мәшгульлегемә карамастан, үземнең тышкы кыяфәтемне дә онытмыйм. Маникюрга, чәчтарашханәгә барырга вакыт табам. Айга бер тапкыр ирем белән концертка яки театрга йөрибез, якшәмбе көнне – чиркәүгә. Ир белән хатын ешрак бергә булырга тиеш. Хәтта арысаң да, иреңә вакыт бүләргә кирәк.

Биш балага ай саен түләнүче пособие – 7200 сум. Безгә бит киенергә дә, ашарга алырга, йортны салып бетерергә кирәк. Кулдан килгәнчә тырышабыз инде. Ана капиталын йорт нигезен күтәрүгә, гараж, мунча салуга сарыф иттек, төзелеш чималы сатып алдык. Авылда әнинең бакчасында бәрәңге үстерәбез, туганнарда иткә мал асрыйбыз. Ирем автомобильләр кузовларын ремонтлау белән шөгыльләнә, иртәдән кичкә кадәр эштә. Мин дә кул кушырып утырмыйм. Әни балаларны алып калса, таксига чыгам. Боегырга вакыт юк.

Яшьлек сере – хәстәрлекле ире һәм балалары

Ольга Мишина яшь чактан ук тегәргә, чигәргә оста. Дөрес, бу шөгыленә вакыты аз кала аның. Чөнки ул биш бала – 14 яшьлек Данил, 12 яшьлек Алексей, 7 яшьлек Артем, биш яшьлек Ангелина һәм 2,5 яшьлек Богданның әнисе. Мәшәкате баштан ашуга карамастан, Ольганың төс-кыяфәте күркәм – көзге алдындагы киштәләрдә бит һәм кулларны тәрбияләү чаралары тезелеп тора. Дөрес, хуҗабикәнең яшьлек сере – хәстәрлекле ире һәм балаларында.

Ир белән хатын редакция вәкилләрен икәүләп каршы ала – мәктәптә укучы өч өлкәне каникулга әбисенә киткән, төпчекләре бу вакытта балалар бакчасында. Беренче минуттан ук Ольга балалары турында күп һәм мавыгып сөйли. Өлкәннәре турында – горурланып, төпчекләре турында – тыйнак кына елмаеп, барысы да турында исә – сөеп-назлап. Мәсәлән, Данил – әтисенең терәге. Алексей белән егетләр әти-әнисенә печән чабарга, утын ярырга, терлекләрне тәрбияләргә ярдәм итә. Алары исә абзар тулы: сыер, бозау, куяннар, тавыклар.

– Мотоблок белән дә эшлиләр, автомобилемне төзәткәндә дә янымда, – дип өсти Дмитрий. – Данил машина йөртә белә инде, түземсезләнеп таныклык алу яшенә җитүен көтә. Малайлар төрле спорт ярышларында мәктәп данын яклый. Бу бик яхшы – балачактан сәламәт тормыш рәвешенә күнегеп үсәләр.

Артём да кул арасына кереп бара. Абыйларыннан калышырга исәбе юк. Аны тырышлыгы өчен мәктәптә дә мактыйлар. Алексей белән бергә авыл клубындагы түгәрәктә шөгыльләнә.

Кызлары малайларның ише булып үсә. Әмма Ольга аш бүлмәсендә камыр белән булышса, Ангелина шундук килеп җитә.

– Бөтен вакытымны балаларга багышлыйм, – ди Ольга. – Төшкә кадәр укучылар өйдә, төштән соң бәләкәйләрен бакчадан алам. Һәркайсына мәхәббәт, наз кирәк. Берсен кочып сөйсәң, шундук икенчесе килеп сарыла. Ишле балалы әнинең эш көне иртәнге сәгать алтыда башлана, төн уртасы узгач төгәлләнә. Әмма яшь әнинең йөзендә боегу, арыганлык күрмәссең.

– Ирем беренче бала туганнан бирле миңа ярдәм итә, – дип дәвам итә Ольга. – Данил тугач, Дима бала чүпрәкләрен кул белән юа иде. Алексей тугач – ирем эштән кайту белән баланы кулына ала да, мине йокларга, ял итәргә кертеп җибәрә. Өченче бәбидән соң мине хастаханәгә салдылар, Дима Артём белән калды. Сынатмады!

Икенче балалары тугач, ана капиталы акчасына Туймазыдагы бер тулай торактан бүлмә сатып алалар. Ангелина тугач, яшь гаилә торак программасы буенча торак сатып алуга дәүләт сертификатына ия булган. Шуның исәбенә Кендектамак авылында яхшы йорт сатып алганнар. Җәмәгать контракты буенча алынган 50 мең сумга сыерлы булганнар. Хәзер җирән сөтлебикә хуҗаларны сөт ризыклары белән тәэмин итә. Мишиннар дәүләткә мондый ярдәм өчен рәхмәтле. Шунсыз йортлы булалмас идек, ди алар.

Җәй көне гаиләләре белән елга буена чыкканнар, куна калганнар. Рульдә Ольга – Дима аңа машина бүләк иткән. Бергәләп йолдызлы күктән җидегән йолдызны эзләгәннәр, палаткада йоклаганнар. Бала-чага әле һаман иртәнге сәгать биштә балык тотуын искә ала.
Читайте нас