Булачак педагоглар Туймазы районына республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан хезмәттәшләре тормышы белән танышу өчен килгән. Диплом якларга да күп калмаган, димәк, хәзердән үк эшкә урнашу турында уйларга кирәк. Безнең мәктәпләрдә булып, күпчелек студентлар бирегә эшкә килү турында уйланды.
Район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов кунакларга муниципалитет казанышлары, тормышка ашырылган проектлар, яшь белгечләргә күрсәтелгән ярдәм турында бәян итте.
Яшьләр өчен эчтәлекле таныштыру программасы тәкъдим ителде. Собханкул мәктәбендә алар “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар юнәлешле үзәк эше белән танышты, республиканың “Рус теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесе җиңүчесе Елена Бакиева белән аралашты.
Шәһәрнең 7нче мәктә-бендә студентларга уку йортында балалар һәм педагогларның уртак фәнни эшчәнлеге турында сөйләделәр. Укучыларның шундый тирәнтен тикшеренүләр алып баруын белеп, эш нәтиҗәләрен күреп таң калды алар. Студентлар шулай ук сәнгать остаханәсен һәм музейны карады.
Алсу Әскарова Кыйгы районыннан. Балачактан укытучы булырга хыялланган. Хыялына ярты юлда ул: Алсу БДПУның 4нче курсы студенты, булачак рус теле һәм әдәбияты укытучысы, мондый белгечләр исә теләсә кайсы районда алтынга бәрабәр. Алсу Туймазы мәктәпләрендә балаларның өстәмә үсеше өчен байтак юнәлешләр булуын, иҗат һәм тикшеренү өчен искиткеч яхшы шартлар булдырылуын, уку йорты җитәкчеләренең моның белән кызыксынганлыгын билгеләде. Кыз мондагы эш алымнары күңеленә хуш килүен, Туймазы районына эшкә кайту турында уйлануын белдерде.
Очрашу ахырында “түгәрәк өстәл” үтте, анда мәгариф идарәсе начальнигы Айгөл Әхмәтова, район мәктәпләре директорлары, студентлар җыелды. Әңгәмә гадел һәм ачык булды. Булачак укытучылар Туймазы педагогларының хезмәт хакы, яшь белгечләргә күрсәтелгән җәмәгать ярдәме, районда эшләп килгән торак программалары, педагогларның буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүе турында кызыксынды.