Туймазы хәбәрләре
+31 °С
Ясно
Җәмгыять
25 Ноября 2019, 12:17

Алдыйлар, җәмәгать. Уяу булыгыз

Уйдырма алдакчылар тозагына эләкмәс өчен нишләргә?

Ел башыннан республикада ерактан алдап талау очраклары өчтән бер өлешкә арткан. Гомумән, инет ул ике яклы. Бер яклап, аралашуны җиңеләйтсә, икенче яклап, аның ярдәмендә явыз бәндәләр санаулы минутлар эчендә акча янчыгыгызны бушата ала.

– Бүген халык ерактан хезмәт күрсәтү мөмкинлеге булуга сөенә. Әмма зур-зур акчага бәйле мәсьәләләрне без урында хәл итәргә тәкъдим итәбез: банкларда, сәүдә үзәкләрендә, – ди БР Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьләрне ачыклау бүлеге гомуми җинаятьчелек юнәлешендә алдап талау һәм телекоммуникация технологияләре ярдәмендә урлашуларны ачыклау бүлеге начальнигы Азат Тимерҗанов. Аның сүзләренә караганда, иң киң таралган алдап талау схемалары – банк хезмәткәрләре исеменнән телефон буенча мөрәҗәгать итү һәм танылган интернет-сервисларда урнаштырылган игъланнар ярдәмендә алдау.


Бездән сезгә чуклы пароль

– Алдакчылар банкның хәвефсезлек хезмәте исеменнән шалтыратып, клиентның картасы эштән чыгарылуын яки алар тарафыннан сәер гамәлләр теркәлүен хәбәр итә, – дип дәвам итә әңгәмәдәшебез. – Артабан ике очрак буенча бер үк схема кулланыла: карта номерын әйтүне үтенәләр, шул исәптән картаның чынлыгын тикшерү өчен артындагы өч санлы кодны. Аннары корбанның телефонына килгән СМС-хәбәрдәге бер тапкыр кулланылучы парольне сорыйлар. Бу СМС-хәбәрдә клиент әлеге парольне беркемгә дә, хәтта банк хезмәткәренә дә хәбәр итәргә тиеш түгел дип кисәтелә югыйсә! Әмма кешеләр, кагыйдә буларак, әлеге кисәтүгә игътибар итми. Исәптән шундук акча гаип була.

Шушы көннәрдә генә Уфада яшәүче ханымның банк картасыннан явыз бәндәләр шул рәвешле 400 мең сум салдырган. Мондый тозакка банк хезмәтләреннән чәмле файдаланган яшь һәм урта яшьләрдәге кешеләр эләгә.

Кайбер мут бәндәләр оч-раклы кешеләргә шалтырата, икенчеләре ничектер клиент базасына хуҗа була һәм йөзләгән кешенең шәхси мәгълүматы алар карамагына эләгә. Шуңа күрә телефоннан шалтыраткан кеше сезгә исем-шәрифләрегез буенча мөрәҗәгать итүгә карамастан, бу шәхси мәгълүматларыгызны уңга-сулга тарату өчен сәбәп түгел.

Әз генә шик туса да, телефоннан сөйләшүне туктатыгыз һәм картаның артында урнашкан номер буенча банкның “ашыгыч элемтә”сенә шалтыратыгыз. Яисә үзегезгә яңа гына шалтыраткан номерга чыгып карагыз. Әгәр алдакчылар шалтыраткан булса, абонент җавап бирмәячәк. Шушы гади кагыйдәләрне үтәсәгез, үзегезне күңелсезлекләрдән саклаячаксыз.


Интернеттан сәлам

– Беренче ысул – теге яки бу әйберен интернет аша сатарга уйлаган кешегә: “Бик ошады, кулдан ычкындырасы килми”, – дип шалтыраталар һәм карта номерын сорыйлар. Имеш, алдан акча күчереп куялар, – дип җентекләп аңлата Азат Тимерҗанов. – Арытабан атап үтелгән банк картасына бәйле вакыйга кабатлана: аның номерын, кодын, бер тапкыр кулланылучы паролен әйтергә кирәк.

Икенче ысул – игътибар җәлеп итү өчен алдакчылар үзләре товарны арзан хакка сату турында игълан урнаштыра. Сатып алучы, гадәттәгечә, әлеге кулай товарны кулдан ычкындырмас өчен алдан акча кертергә ризалаша. Ахыр чиктә товар да юк, акча да гаип була. Мут-алдакчыларга чыга алмаячаксыз, чөнки зыян күрүченең номеры шундук кара исемлеккә кертелә.

Әйткәндәй, алдан акча түләтеп, арзан хакка товар тәкъдим иткән сәхифәләр дә тозак булырга мөмкин. Анда “остарак” белгечләр эш итә, чөнки ялган сәхифә булдырырга, аны хокукый рәсмиләштерергә, мөрәҗәгатьләргә җавап бирсен өчен кешеләрне телефонга утыртырга кирәк – ягъни, катлаулырак система оештырырга. Гадәттә, шәхси виртуаль челтәрләр ярдәмендә эз югалталар, интернет-кибет адреслары Русия белән хокукый хезмәттәшлек турында килешүе булмаган илләрдә теркәлергә мөмкин. Акча соңыннан юллап табалмаслык итеп күчерелә. Яисә акчаны биткоинга – санлы валютага әйләндерәләр, ул гамәлдә бөтенләй юк нәрсә. Акча агымын криптовалюта ярдәмендә беренчеләрдән булып законсыз корал сатучылар, экстремистлар, наркотик сатучылар яшерә башлады. Хәзер бу ысулдан алдап талаучылар да файдалана.

Әйтергә кирәк, телефон аша өстәмә акча эшләү ише ымсындыргыч тәкъдимнәр белән дә сак булырга кирәк. Әгәр моның алдашу-мутлашу схемасы булуы ачыкланса, хокук саклау оешмаларының эзегезгә төшүе ихтимал, шул чагында моңа бернинди дә мөнәсәбәтегез булмауны дәлилләргә туры киләчәк. Югыйсә, арадашлык өчен җинаять җаваплылыгына җәлеп итүләре ихтимал. Һәрхәлдә байтак вакытка күңелсезлекләр тәэмин ителәчәк.

Хәзер – биржада уйнау турында. Кат-кат кабатлаганым булды: уңышка ирешү өчен ким дигәндә җитди икътисади белемегез һәм күпьеллык тәҗрибәгез булу зарур. Алдап талаучылар бу өлкәне дә игътибарсыз калдырмаган. Биржа уенының демоверсиясе бар, гади генә әйткәндә – интернет-уенчык. Корбан үзенчә биржада уйныйм дип уйлый, чынлыкта исә анда барган хәл-вакыйгаларның чынбарлыкка бер мөнәсәбәте дә юк. Әмма кеше хәләл тапкан акчасын оттыра.


Ира түтинең штаб-фатиры

– Элемтәле алдашу да камилләшә. Иң элек бу очракта олы яшьтәге кешеләрнең корбанга әверелүен искәртеп үтәм. Җинаятьчеләр газ хезмәткәре, электрчы, су үткәрүче, җәмәгать ярдәме хезмәте вәкиле, шулай ук арзан азык-төлек сатучы һәм хәтта бозым кайтаручы сыйфатында килә аларның йортына. Бәхеткә, бүген алар артык күп түгел, әмма шуның ише җинаятьнең һәркайсы диярлек шау-шу кузгата. Иң аянычы, олы яшьтә булу сәбәпле, зыян күргән әби һәм бабайлар алдакчыларны таный да, хокук саклау оешмаларына тиешле мәгълүмат та бирәлми. Шуңа күрә без аларның өлкәннәрне алдакчы-мут бәндәләрдән курчаларга тырышырга тиеш яшьрәк туганнарына мөрәҗәгать итәбез.

Хәбәр иткәнебезчә, мут бәндәләр фатир саен кереп, пенсионерларны кибеттәгедән кыйммәт хакка газ анализаторлары, янгын кисәткечләре сатып алырга мәҗбүр итә. Хәзер исә алар шул ук адреслар буенча икенче тапкыр төшеп, хуҗаларны бер яки ике ел элек сатып алган җиһазларны алмаштырырга кирәклегендә ышандырырга тырыша. Нинди генә сәбәп уйлап тапмыйлар: сыйфаты начар, файдалану вакыты чыккан, имеш, эшкә яраксыз...

Күптән түгел хезмәт-кәрләребез зыян күргән бер карчыкның гаризасын тикшерергә дип, аның фатирына китте. Андагы датчикларны күреп шаккаткан алар, штаб-фатирмени. Җитмәсә, шкафта ике целлофан капчыкта да сакланганнары булган. Бөтен акчасын шуларга сарыф иткән бу әби, валлаһи.

Картлар беркатлы, аларны куркыту берни тормый: датчик сатып алып урнаштырмасагыз, янгын хәвефсезлеге яки газ хезмәте тикшерсә, штраф салачак, янәсе. Бер уңайдан акчаларын урлап яки кайтарып ялган акча тоттырып чыгып китәләр.

Нәтиҗә: таныш булмаган кеше фатирыгызга аяк бас-канчы, аның фамилиясен, вазифасын ачыклагыз, ул килгән оешмага шалтыратып, сезгә белгеч җибәрү-җибәрмәүләрен белешегез.

Нэдда ПУХАРЕВА,

«Республика

Башкортостан»

газетасы.


Читайте нас