Соңгы вакытта мут-алдакчыларның ниндие генә очрамый. Иң “авырткан урыннарны” (күзәтчелек оешмаларының кәсепне тикшерүе; кешенең, туганнары һәм якыннарының тормышы) сайлап, алар бердәнбер максатны эзәрлекли – беркатлы халыктан күбрәк акча талый.
Яңа алдап талау ысулларының берсе шактый гади. Мут бәндәләр эшкуарларга “Роспотребнадзор” тикшерүе көтелүен хәбәр итә. Эш арасында тикшерү барышында теге яки бу норматив-таләп документларын сораячаклар дип ычкындыра. Эшем ияләре анык бер бәягә шушы документлар белән тәэмин итәргә тәкъдим итә. Акчаны исә алдан күрсәтелгән исәпкә күчерү таләп ителә.
Кайбер эшкуарлар аларга акча күчерә дә башлаган. Бәгъзеләре “Роспотребнадзор”ның БР Идарәсе Туймазы төбәк бүлекчәсенә аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать иткән. “Роспотребнадзор”ның төбәк бүлеге начальнигы урынбасары Әлфия Гайнанова аңлатуынча, оешма бернинди түләүле хезмәт тә күрсәтми һәм әдәбият сатмый.
– Беренче чиратта нинди документлар тикшереләчәге беркемгә дә сер түгел, – ди Әлфия Гыймазетдин кызы. – Планга ярашлы теләсә кайсы тикшерүгә өч көн кала, без бу хакта предприятие җитәкчесенә хәбәр итәбез һәм үтәлешен “Роспотребнадзор” күздә тоткан норматив-хокук беркетмәләре исемлеге күрсәтелгән фәрман күчермәсен тапшырабыз. Моннан тыш, шәхси эшкуарларны һәм хокукый затларны тикшерү планы белән прокуратура һәм “Роспотребнадзор”ның рәсми сәхифәләрендә таныша аласыз.
Арытабан мондый тәкъдимнәр килсә, билгесез затлар шартларын үтәргә ашыкмагыз. Башта 7-24-95 телефоны буенча белгечләр белән киңәшегез.
Янгын кисәткеч өчен бер мең сум – кеше
Төтенгә тәэсир итүче мөстәкыйль янгын кисәткеч (АДПИ) урнаштыруга бәйле мутлашу очраклары да артканнан-арта. Соңгы вакытта барлык киң мәгълүмат чараларында аларны йорт һәм фатирларда урнаштыру зарурлыгы турында бәян ителә. Мут бәндәләр шуннан файдалана да инде. Алар үзен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәге хезмәткәре дип танытып, бер мең сумга “җиһаз+урнаштыру” хезмәте тәкъдим итә. Гадәттә алар-ның ятьмәсенә пенсиядәге һәм ялгыз кешеләр эләгә. Ятьмә диюбез – чөнки урнаштыру белән бергә кисәткеч 350 сумга төшә. Халыкның аерым катламнары өчен янгын кисәткечләр түләүсез бирелә һәм урнаштырыла! 2018-2019 елларда баласы туган, аз керемле ишле гаиләләр, шулай ук 55 яшьтән өлкән ялгыз яшәүче пенсионерлар бу! Шул ук вакытта урнаштыручы таныклыгын, кисәткеч документларын күрсәтергә һәм аның эшен аңлатырга тиеш. Сорауларыгыз булса – районның Бердәм диспетчер хезмәтенә шалтыратыгыз. Телефоннары: 7-90-11, 7-90-12. Шулай ук шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итә аласыз. Телефоны: 5-08-12.
Чын газ хезмәткәрләре сигнализатор сатмый
Алдап талаучылар арасында тагын да алгарак китүчеләр һәм кеше гомере өчен табигый курку ише хис-тойгыларыбызда “уйнаучылар” да табыла. Туймазыда Островский урамындагы күпфатирлы йортта яшәүче 80 яшьлек Н. хәбәр итүенчә, күптән түгел аның ишегенә ике яшь кеше шакыган. “Кунаклар” үзләрен газ хезмәте эшчәннәре дип таныткан (берсе хәтта таныклыгын да күрсәткән, әмма олы яшьтәге ханым Семён исемен генә укый алган), аннары үҗәтләнеп үзләреннән газ сигнализаторы сатып алырга үгетли башлаган. Сүз иярә сүз чыгып, коточкыч вакыйганы сөйләп үткән: имеш, күптән түгел күрше подъездда берьюлы ике фатирда газ чыгуы ачыкланган, ул чак фаҗигале тәмамланмаган. Олы яшьтә һәм сугыш вә хезмәт ветераны булуын исәпкә алып, туймазылыга яхшы ташлама вәгъдә иткәннәр. Нәтиҗәдә ул җиһаз өчен 7,5 мең сум түләгән. Аны сатып алуы турында бернинди дә документ бирмәгәннәр.
– Бездә Семён исемле кеше эшләми. Атап үтелгән адрес буенча соңгы айда беркемне дә җибәрмәдек, – дип аңлатты “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыяте Туймазы филиалының кулланучылар белән эшләү бүлеге начальнигы Тимур Миһранов. – Гариза буенча ремонт яки сервис хезмәте күрсәткәндә безнең хезмәткәрләр урында мондый җиһаз сатып алырга тәкъдим итми, алар махсуслашкан кибетләрдә – филиалның сәүдә үзәкләрендә һәм анык бәягә сатыла.
Миһранов сүзләренә караганда, филиал белгечен башка кешеләрдән аеру кыен түгел: ул оешма логотибы сугылган махсус киемнән, түшендә исем-шәрифләре язылган бейджигы бар, фатирга (йортка) кергәндә исә таныклыгын күрсәтергә тиеш. Шик туса – кичекмәстән 7-10-04 телефоны буенча авария-диспетчер хезмәтенә шалтырагыз. Анда сезнең барлык сорауларыгызга җавап бирәчәкләр. Шул исәптән – атап үтелгән адрес буенча хезмәткәр җибәрелү-җибәрелмәү турында да.
Шуңа күрә таныш булмаган игелекле затларның шарт-таләпләренә ризалашканчы, яхшылап уйлагыз. Чөнки шул ук газ сигнализаторын үзегез дә урнаштыра аласыз. Моның өчен бернинди рөхсәт тә кирәкми. Акчагыз да янга калачак: 80 яшьлек карчык саллы акча чыгарып салган җиһазның бәясе чынбарлыкта 2500 сум чамасы.