Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Дождь
Җәмгыять
19 Ноября 2019, 08:42

Лаек вә кыю алыштылар

«Туймазы-Арена» боз сараенда СССР спорт мастеры Фәрит Дәүләтшин истәлегенә дзюдо буенча бөтенрусия турниры үтте

Иң көчле көрәшчеләр исеменә Башкортстан, Татарстан һәм Казагыстаннан йөзләп спортчы дәгъва итте.


Комплекс залы буйлап эш-лекле кыяфәттә сигез яшьлек Тамерлан Беккалиев әрле-бирле йөрде. Ул я спортчылар алышын видеога төшерде, я кәнәфидән сикереп торып, күзенә ак-кара күренми әтисе – Казагыстан командасы тренеры янына алыш нәтиҗәсен ачыкларга йөгерде. Бу малай әле биредә – тамашачы сыйфатында гына. Әмма ул биш яшеннән дзюдо белән мавыга, шуңа күрә келәмдә барган хәл-вакыйгаларны игътибар белән күзәтте. “Бегзат, уңнан эләктер!” – дип чәмләндерде ике туган абыйсын Тамерлан. Казагыстан спортчысы – 16 яшьлек Бегзат Каиргалиев былтыр Туймазыдан “алтын” алып кайтып китте, быелгы ярышларда дүрт алышны да санаулы минутлар эчендә төгәлләде. Һәм янә үз авырлык төркемендә чемпион булды.

Туймазылылар да лаек чыгыш ясады: сигез спортчы төрле авырлык төркемендә медальләр яулады. Радмир Маннанов “алтын” алды. Икенче урында – Шамил Гыймадиев һәм Денис Шәрипов, өченчедә – Глеб һәм Андрей Константиновлар, Рамазан Гыйльфанов, Денис Габдрәхимов, Владислав Мирошниченко. Егетләрне Рөстәм Мөхәмәтдинов, Марсель Хәбиров, Сергей Комиссаров, Илмир Кадыйров күнектерә.

Турнирда катнашучылар икенче көнне Русия дзюдочысы, дөнья һәм Европа чемпионы, Лондондагы Олимпиада бүләкләнүчесе Иван Нифонтов белән очрашты. Танылган остазлары җитәкчелегендә алар алымнарын шомартты.
Читайте нас