Туймазы хәбәрләре
+25 °С
Ясно
Җәмгыять
18 Ноября 2019, 08:52

Кытай балалары өчен хоккей күпмегә төшә?

Дөнья хоккей рейтингында Кытай 38нче урында.

Дөнья хоккей рейтингында Кытай 38нче урында. Әмма анда озак тормас ул – 2022 елда Пекинда узачак Кышкы уеннарга кадәр 16 боз аренасы һәм иллеләп ачык шугалак төзергә ниятлиләр. Кояш илендә үтәчәк киләсе олимпиаданың төп максаты – кышкы спорт төрләрен данлау, шул исәптән хоккейны да.


Кытайда спортның бу төре күмәк күренешкә әверелгән. Өстәвенә, биредә дәүләт хоккей мәктәпләре һәм клублары юк – алар барысы да шәхси карамакта. Шуңа күрә күнегүләр дә, махсус кием дә һәм юл чыгымнары да әти-әни кесәсеннән.

Кытай җыелма командасы һөҗүмчесе Энзо Ксинга 13 яшь. Хоккей секциясенә 5 яшендә килгән. Атнасына биш тапкыр, 1,5-2 сәгать күнегә. Спортчы һөнәре турында хыялланмый да. Яхшы физик формада булу өчен күнегәм, ди. Мәктәптә яхшы билгеләргә укырга һәм инглиз телен өйрәнергә дә өлгерә.

Кытайда хоккей спортның чынлап та шактый чыгым таләп иткән төре. Мәсәлән, улының күнегүләре өчен Ксин гаиләсе ай саен 1000ләп доллар түли (бу аена 63 мең сум – ред.). Бу әле экипировкадан тыш. Тимераяклар 300-400 доллар (23 мең сум – ред.), кәшәкә – 100, саклагыч-калкан – 200-300 доллар... Энзо һәм аның әтисе бу матч-

ка киләлсен өчен гаилә 1500 доллар сарыф иткән. Бу кадәр акчаны кытайлылар барысы да чыгарып салалмый. Алар күзлегеннән караганда, Ксин гаиләсе – хәллеләрдән. Малайның әтисе 41 яшьлек Ванг Ксинның торбалар җитештерү буенча үз кәсебе бар. Шуңа күрә хоккейчы малай тәрбияләү мөмкинлекләре бар аларның.

– Башкортстанда спортка бар яклап та булышлык итүләрен белеп, гаҗәпләндек, – ди ул. – Үзегез уйлап карагыз: 130 мең кеше яшәгән Туймазы районында җиһазланган бер боз сарае бар. 18 миллион кеше яшәгән Тяньцзинь шәһәрендә алар бары тик дүртәү. Файда сезнең исәпкә бит.
Читайте нас