Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Җәмгыять
5 Ноября 2019, 12:49

Кошлар өчен җәннәт

Ирле-хатынлы Бикузиннар йорт һәм декоратив кошлар үрчетә

Бикузиннар аерылмас һәм дулкынсыман тутый кошлар чыркылдавыннан башка башланган иртәсен күз алдына да китерми. Эшкә китәр алдыннан, гаилә башлыгы аларга җим сала, яктырткычын кабыза һәм боерык биреп китә. Күп сөйләргә яратсалар да, тутый кошлар шундук тына, игътибар белән хуҗасын тыңлый. Бу вакытта хуҗабикә үз тәрбияләнүчеләрен – бытбылдыкларын ашата. Алар 50ләп баш. Гүзәл Хәким кызын күреп калу белән кошчыклар канатларын җәя, һәм, хуҗабикәләрен сәламләп, чыр-чу килә.

Тутый кошлар үрчетү белән Камил Җамали улы Үзбәкстанда ук мавыга. Ул шунда туган, һөнәр алган, гаилә корган һәм беренче улы – Акмалны бала тудыру йортыннан каршы алган. Сабыйга күңеллерәк булсын өчен берничә дулкынсыман тутый кош сатып алган. Декоратив кошлар үрчетү белән мавыгып китәчәген ул вакытта күз алдына да китермәгән. Кошлар үрчи башлаган, хуҗага әледән-әле аларның ояларын киңәйтергә туры килгән. Озакламый тутый кошлар саны 80гә җиткән!

1992 елда Бикузиннар Гүзәлнең туган ягы – Башкортстанга кайтып төпләнергә карар иткән. Авыр булса да, Камил Җамали улы кошларын кешеләргә таратып чыккан. Туймазыда Бикузиннар йорт салган, кош-корт үрчетә башлаган. Берничә ел элек хуҗа үз мавыгуына әйләнеп кайткан. Һәм йортта кабат берсе зәңгәр, икенчесе яшел дулкынсыман тутый кошлар чыркылдавы ишетелә башлаган. Бу кошлар хәзер үзләре әти-әни. Аларның биш кошчыгы үсеп килә. Соңрак хуҗалар аерылмас тутый кошлар да сатып алган. Әле бала чыгармаган, бер-берсе белән дә бик күңелле икән аларга.

— Кошлар – яхшы тынычландыру чарасы, аларны күзәтергә яратам, – дип сөйли Камил Җамали улы.

Гүзәл Хәким кызы да кошларына сөенеп бетәлми. Бытбылдыкларының гаять тәрбияле булуларын ассызык-лый, сәгать буенча яшиләр һәм артык игътибар таләп итмиләр. Иртәнге сәгать алтыда уяналар, кичке сәгать 11дә йокыга талалар.

Түшләрендә таплары булганы – йомырка салучы бытбылдыклар, коңгырт түшлесе – ата кош. Менә бу ак төстәгеләр – Техас бройлер бытбылдыклары. Алар да йомырка сала, әмма азрак, – дип аңлата хуҗабикә.

Ул бу кошларны ун ел элек үрчетә башлаган. Бервакыт танышы бытбылдыкларын вакытлыча калдырып тору үтенече белән килә – үзенең шифаханәгә ятасы була. Гүзәл Хәким кызы ризалаша, ул кошларга шулкадәр күнегә ки, үзе дә үрчетергә карар итә. Камил Җамалиевич улы Акмал белән читлекләр ясый, сарайга ут, җылы, су үткәрә, инкубатор сатып ала. Биредә 1000 баш бытбылдык үрчеткән чаклар да булган.

Кошлар ихатасы хуҗабикә-се танышының 92 яшькә кадәр яшәвен дә әйтеп китте. Ул ахыргача озын гомер сере – бытбылдык йомыркалары ашауда дигән фикердә булган. Бәлки, шулайдыр да. Уртак эш гаиләне берләштерә дигәннәре – анысы дөрес менә.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.
Читайте нас