Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Облачно
Җәмгыять
5 Ноября 2019, 09:33

Донбасстан кайнар сәлам

Наталья Бритковская 18 яшендә үзен һәм үзенә яңа ил эзләргә мәҗбүр була

2014 елның апрелендә Донецк һәм Луганск өлкәләре биләмәсендә сугыш башлана. Хәрби низаг вакытында аннан кимендә бер миллион кеше чыгып кача. Донбасстан киткәндә Наташа Бритковскаяга 18 яшь була. Шушы чорны ничек кичергән ул һәм ни өчен Башкортстанда калырга карар иткән – мәкаләбез шул хакта.


Качып китү, яшүсмер чак, яшьлек

— Луганск университетының икенче курсын тәмамлаган вакыт, – дип хәтерли кыз. – Тулай торакта яшим. Урамда һәрвакыт нәрсәдер гөрселди. Ата башлаганчы йокыга китә алсаң гына инде. Эш шуңа барып җитте ки, һәрбер өйдә хәвеф биштәре пәйда булды: документлар, безнең республика банкы карточкасы, акча, фонарь, шырпы, шәм, мендәр, юрган, консервалар. Урамнар буйлап хәрбиләр йөрде, алар үзләрен явыз, хәтта вәхшиләрчә тотты. Алар өчен бернинди закон да юк иде. Иң куркынычы – алар туганнары ополчениегә бәйле кешеләрне эзләде. Өлкән кешеме ул, яшьме – мөһим түгел, андыйларга карата аеруча явыз иде алар.

Универ каршындагы кырда “Град” реактив корылмасы урнаштыргач, мин карар иттем: я хәзер үк чыгып качам, я мине шушы ук кырда җирләячәкләр.

Наталья иртән әйберләрен җыя һәм “яшел коридор” аша Русия чигенә кадәр барып җитә. Донецкида яшәүче әнисенә дә хәбәр итә алмый хәтта – элемтә булмый. Башка ватандашлары белән бергә Ростов өлкәсендәге качаклар лагерена эләгә. Гаять зур кырда чатыр шәһәре барлыкка килә, әмма төн куну өчен урын барысына да җитми. Кешеләр, җиргә төбәк халкы китергән әйберләрне җәеп, үләндә йоклый.

— Кич белән, әйберләрне чатырда калдырып, биләмәне карарга киттем, – дип дәвам итә Наталья. – Күрәм: ике бәләкәй баласы белән бер әни юрган өстендә утыра – урын җитмәгән. Аларга үземнең чатырдагы урынымны бирдем, үзем исә ачык һавада урнаштым.

Шунысы хәтердә калган, июнь булуга карамастан, төннәр салкынча иде. Җылы киемнәр юк, нәрсә бар, шуның белән җылынырга тырыштым, кайнар чәй ярдәм итте. Иртән безне шәһәрләргә тарата башладылар. Миңа Самар, Сарытау һәм Уфаны сайларга тәкъдим иттеләр. Дөресен генә әйткәндә, география сыйныфында укысам да, Башкортстан турында ишеткәнем юк иде. Миңа республика башкаласының исеме ошады, өстәвенә, җиңел истә кала.

Ике тәүлектә Уфага барып җиттем. Анда Туймазыга барырга тәкъдим иттеләр. Биредә бик җылы каршы алдылар. Кунакханәдән урын бирделәр. Бер ай анда яшәдем, аннары эш таптым һәм вакытлыча фатирга күчтем.

Яңа урында иң авыры – көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү түгел, әни белән элемтә булмау иде. Аның исәнме-түгелме икәнен дә белми идем. Бервакыт интернетта бер фатир кухнясына снаряд очып кергән сюжетны күрдем. Яшен суктымыни: бу безнең фатир иде! Җәмәгать челтәрләрендә танышларыма яздым, алардан әнием турында кош теледәй генә хәбәр җибәрүләрен үтендем. Донецкида элемтә тергезелгәч кенә шалтыратыштык. Икебез дә тынычландык.


Әбием өчен бер кочак ромашка

Кыз биш ел инде Туймазыда яши. Килү белән эшкә урнашкан. Бер көн дә эшсез утырмадым ди. Шуның өчен дә яңа эш урынына күнегү авыр булмаган. Туганнары һәм дусларыннан башка, ялгызына.

Өч ел элек кияүгә чыккан. Укуын дәвам итәргә тели, әмма журналистика өлкәсендә түгел, юриспруденциядә. Күптән түгел Наталья Луганскига туганнары янына барып кайткан. Аларны кочаклап, туйганчы бер сөйләшәсе килгән.

— Луганск һәм Донецк арасында урнашкан Дыбальцево шәһәрендә әбием белән бабам калды. Сугыш башлангач, алар китәргә өлгерми. Бомбага тотканда исән калу өчен йорт подвалында кыш чыгалар, – дип сөйли кыз. – Мин аларны бик сагындым. Бервакыт барып күрергә карар иттем. Бер кочак ромашка сатып алдым һәм әнием белән (ул элеккечә Донецкида яши) Дыбальцевога киттек. Күргәч, әбием танымады мине. Соңгы тапкыр биш ел элек очрашкан идек.

Әбием әниемә сораулы караш ташлады, миңа кемне алып килдең, янәсе? Минем үзенең бердәнбер яраткан оныгы икәнен аңлагач, үксеп елап җибәрде. Әбием – корыч кеше, шәһәрнең элекке мэры, биредә исә сынатты... Кайчан да булса очрашачагыбызга ышанмавын әйтте.

Натальяның фикеренә караганда, аның кече ватанында тормыш акрынлап җайлана. Кабат өйләр, кибетләр, мәктәп, юллар төзелә. Әмма качакларның барысы да әйләнеп кайтырга ашыкмый әле. Әле булса атышлар ишетелә, төнлә шәһәрләрдә танклар йөри.

— Туймазыда исә машиналар күп, – дип елмая кыз. – Луганскида да, Донецкида да бу кадәр машина юк иде. Кешеләр тыныч тормышта яши, комендант сәгате юк.


Үз йортыгызны яратыгыз

Сугыш вакытында үскән балалар рухи хәзинәләргә башка күзлектән бага диләр. Луганскидан киткәндә йортымны ничек яратуымны аңладым. Әле яшәгән урынга җилбәзәк карашта булган кешеләргә әйтәсем килә: Донбасстан гыйбрәт алыгыз. Без өйне сайламыйбыз. Туган төягеңне яратырга һәм кадерләргә кирәк. Милләт – син сөйләшкән тел генә түгел, син туган урын, син тәрбияләнгән мәдәният ул.

— Минем әлегә Русия паспортым юк. “Качак” исеме дә юк, димәк, ташламалар да юк. Белешмәләр алу шактый күп акча таләп итә, Һәм Русия паспорты булмаган кешеләрне эшкә алырга атлыгып тормыйлар, – ди кыз. – Әле вакытлыча яшәүгә рөхсәт рәсмиләштерәм, аннары гражданлык алырга документларымны тапшырачакмын. Беләсезме, бер ай Донецкида яшәп, Туймазыга кайтасы килүемне аңладым. Минем йортым хәзер биредә, Башкортстанда.

Миңа кайчак: “Эх, яшьләр, сез бу тормышта нәрсә күргән әле?” – дигән кешеләр очрый. Кайчак җавап бирәсем килә, әмма дәшми калам:

» Мин җимерелгән йортларны һәм кыйратылган язмышларны күрдем. Әйе, сез барган Италияне күргәнем юк, әмма кешеләр күзендәге курку хисе күңелемә уелып калган. Һәм кешеләрнең тынычлык өчен көрәшүен күргәнем бар.

Сугыш турында сөйләсәм, кешеләр миңа ышанмый. Чөнки алар моны күрмәгән. Һәм күрмәсен дә.


«ТХ» белешмәсе

БМО мәгълүматлары буенча, Украинада хәрби низаг вакытында 1,6 миллион чамасы кеше күчеп китәргә мәҗбүр булган.

2019 елның 24 апреленнән Луганск һәм Донецк өлкәләренең аерым районнарында яшәүчеләр Русия паспортын гадиләштерелгән тәртиптә алала. Наталья да тиздән Русия паспортына ия булачак.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.
Читайте нас