Туймазы хәбәрләре
+26 °С
Облачно
Җәмгыять
29 Октября 2019, 08:48

Биргәндә алып кал

Эшкуарларга дәүләт ярдәме чараларыннан файдаланырга тәкъдим итәләр

Русия Президенты тарафыннан билгеләнгән рфне үстерүнең милли максатлары һәм стратегия бурычларына ярашлы рәвештә, 2024 елга вак һәм урта эшкуарлык тармагында мәшгуль русиялеләр саны өчтән бергә артачак. Әлеге бурыч-йөкләмә турыдан-туры республика муниципалитетларында кәсеп шерифы вазифасы барлыкка килүгә бәйле. Аның бурычлары исәбенә кәсеп-берлек мәнфәгатьләрен хакимият оешмаларында яклау, төбәкләрдә кулай эшлекле һәм инвестиция мохите тудыру керә. Туймазы районында шериф вазифасына район Хакимияте урынбасары Ирина Токарева тәгаенләнде. Яңа вазифасында шериф һәм аның командасы эшкуарлар белән берничә очрашу үткәрде дә инде.
Сөйкемлелек кенә аз – команда кирәк
Чираттагы очрашуда гамәлдәге һәм өметле эшкуарлар кәсеп “агайлары” һәм төрле тармак түрәләре, шулай ук яңа эш башлаучы кәсепчеләр белән аралашты. Байтак файдалы киңәшләр яңгырады анда.
– Бүген үз эшеңне башлау өчен сөйкемлелек кенә аз. Команда кирәк, ансыз нәтиҗәгә ирешүегез шикле, – ди БР Эшкуарлар берлеге президенты Рөстәм Фәтхуллин. – Үз кәсебемне үстерү барышында мин аны оештыруның берничә ысулын сынап карадым. Безнең карашка, иң уңышлысы – DISC тәртип моделе. Аның асылы – кешеләр төрле-төрле, яхшылар һәм яманнар юк. Бер кеше – максатына үҗәтләнеп барган “трактор”, икенчесенең фикерләре ташып тора, өченчесе кешеләрне чәмләндерә белгән шаян зат, дүртенчесе бер эшкә генә кереп китеп, аны җентекләп сүтеп сала. Бу модель белән интернетта танышырга була.
Тагын бер спикер – БР Эшкуарлыкны үстерү һәм вак кәсепкә ярдәм фонды директоры Урал Әхмәтов билгеләвенчә, күпчелек кәсепчеләр дәүләт ярдәменнән башка булдыра алмый. Мәсәлән, бүген Гарантия фонды тәкъдим иткәннән башка (консультация өчен телефон: 8 (347) 22-49-999). Ул эшкуарлар өчен кредитлар буенча ышанычлылык тәэмин итә, лизинг фонды (иң күбе – 5 миллион сум, 5 елгача 3,5% еллык өстәмә белән) һәм инвестиция тәкъдимнәрен хуплау фонды (500 мең сумгача) хезмәтләрен тәкъдим итә.
Үз чиратында “Мой бизнес” клиент офисы директоры Марат Зөбәеров үзләре тарафыннан күрсәтелгән мәгариф-консультация ярдәменә басым ясады. Аның сүзләренә караганда, бүген алар кәсепчене аккредитацияләнгән экспертларга юнәлтә ала, алар исә бухгалтерия исәбе, салым салу, маркетинг, продукцияне сертификатлау, хокукый ярдәм, хезмәт законнары буенча консультация-киңәш бирәлә. Болар барысы да түләүсез.
Нәрсә кияргә?
Серафимовкадан Ильгина Миңлекәева ике ел элек “Платье напрокат” салоны ачкан. Эшкуар халыкка прокатка төрле тантаналарга һәм бәйрәмнәргә кием-салым тәкъдим итә.
– Ул вакытта икенче балам белән декретта утыра идем, – дип искә ала ул. – Әмма хуҗабикә генә булу мине канәгатьләндермәде. Һәрвакыт үземә эшләү те-ләге белән янып яшәдем. Нәтиҗәдә, әлегә беркем дә шөгыльләнмәгән юнәлеш эзли башладым. Күлмәкләрне прокатка бирү фикере миңа шунда ук ошады. Нәрсә кияргә – хатын-кызларны даими борчыган мәсьәлә бу.
Интернетта Русиянең бер зур шәһәрендә шундый ук кәсеп белән шөгыльләнгән яшь хатын белән таныштым. Ул миңа нәрсәдән башларга, үз хезмәтеңне ничек тәкъдим итәргә кирәклеген җентекләп аңлатып, тәэминатчылар базасы белән уртаклашты.
Базарда азмы-күпме урнашкач, уйга калдым, күлмәкләрем ялларда гына түгел, атнасына җиде көн “эшләсен” өчен нәрсә тәкъдим итәргә була? Җәмәгать челтәрләре аша районның алдынгы фотографларына чыктым. Фотосессия үткәрүдә үземнең хезмәтләремне тәкъдим иттем. “Ишектән кусалар, тәрәзәдән керәм” кагыйдәсе буенча эшләдем. Хезмәттәшлек җиңел генә бирелмәде, әлбәттә. Әмма хәзер фотомодельне матур итеп киендерәсе булса, алар фәкать миңа мөрәҗәгать итә.
Озакламый Туймазыга күчендем, анда зур булмаган кием таманлау бинасы ачтым. Командама макияж һәм чәчтараш осталарын җәлеп иттем. Хәзер “тулы әзерлек” фотосессиясе үткәрәбез.
Тора-бара эшемне киңәйттем. Туймазыда үзебезнең фотостудияне ачтык. “Корпоративка җыен” дигән яңа хезмәтебезне әзерлибез. Күптән түгел миңа Октябрьский шәһәреннән вәкилләр мөрәҗәгать итеп, шундый ук хезмәтне үзләрендә дә ачарга тәкъдим итте.
Аренда 7 тапкыр кимеде
– Партнёрларым белән металл корылмалар җитештерү цехыбыз бар, – ди икенче эшкуар Артур Янгиров. – Байтак гомер шәхси бер заттан мәйданны арендага алдык. 350 квадрат метр мәйдан өчен ай саен 35 мең сум түләдек. Әмма күшек, атынгыч, капкалар – бер вакытта гына эшләнә торган әйбер, кыш көне аларга ихтыяҗ юк диярлек. Җәй көне аренда түләүләре әллә ни сизелмәсә, кыш көне кесәгә сукты. Вак кәсеп тарафыннан арендаланган мәйданнарга милек ярдәме күрсәтелү турында белдек. Документлар рәсмиләштердек һәм озакламый 500 квадрат метрлы яңа цехка күчендек. Аренда өчен элеккегегә караганда җиде тапкыр азрак түлибез!
Күптән түгел исә хатыным мәшгульлек үзәгенә исәпкә басты, азык-төлек ташу буенча кәсеп планын тәкъдим итте һәм эш башлау өчен 96 мең сум ярдәм алды.
Кәсеп шерифы белән элемтәгә керү, “Эшкуарлар сәгате”нә язылу өчен телефоннар: 7-99-04, 7-04-97.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.
Читайте нас