Деревянко гаиләсе берничә ел элек Башкортстанның көнбатышыннан Петербургка күченә. Әмма Туймазыда яшәгән туганнары белән элемтәне өзми алар. Күптән түгел Нева буендагы шәһәрдән туганнары ватсап аша хәбәр ала, анда нәселнең яшь вәкиле Оксана үзенең альпинизм белән шөгыльләнүе турында бәян итә. Һәм әби-бабайларына Кыргызстан буйлап соңгы экспедициясеннән көндәлеген җибәрә. Бер тында укып чыгып, алар бездән аны гәзит битләрендә бастыруыбызны үтенделәр.
– Беренче тапкыр тауларга 2012 елда күтәрелдем. Кыргызстандагы Тянь-Шань таулары иде. Җиде елдан соң бирегә кабат әйләнеп киләчәгем уема да кереп карамады. Мин анык планнар һәм алдан графиклар билгеләргә яратам, әмма бу юлы әйләнә-тирә мохиткә баштан-аяк чумдым. Һич икеләнмичә. “Эчке тавыш әйткәнчә булсын әйдә, – дип уйладым. – Хисләр ташкынына чум. Алга бар. Курыкма”. Төркем юк. Гид юк. Анык вакыт юк. Үзем, ике биштәрем бар һәм дулкынланудан шар булган күзләрем.
Юлымда игелекле кешеләр күп очрады. Җылы караш, ягымлы йөзләр каршылады мине. Төрле милләт вәкилләре иде бу. Әмма кыргызларга аеруча зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Аларның иленә кабат әйләнеп кайтасы килгән өчен. Ашаткан, эчерткән, юлда очрап утырткан, киңәш биргән, ярдәм иткән өчен... Акчага түгел, түләүсез. Гүзәл төбәкнең киң күңелле хуҗалары. Барысын да сөйләп бетерү мөмкин түгел. Әмма мин аларның һәркайсын хәтерлим. Минем белән инглизчә аралаша башлагач, русча җавап кайтардым. “Син үзебезнеке ич!” – дип гаҗәпләнү катыш сөенде алар.
Конверттан үткән сәфәрдән калган таушалып беткән сомнарны (Кыргызстан акчасы) тартып чыгарам: “Көтеп алдыгызмы? Әйдәгез, киттек, сезне туган төягегезгә илтәм”, – дип уйлыйм. Хыялым – Памирны күрү. Һәм Хан-Тенгрины. “Бер ай тауларда!” – бу уйдан башым әйләнә. Курку катыш өмет тә, дулкынлану да бар.
Югарырак үрләү өчен климатка ияләшү максатында күтәрелгән Юхин тау түбәсендә (биеклеге 5100 метр) язмыш бер төркем белән очраштырды, алар мине үзләре белән чакырды. Чатнаган бозлыкны үтү өчен юлдашларым барлыкка килде.
Памир таң калдырды. Мәһабәт, горур, якты. Аның миңа хәерхаклы карашын сиздем.
6100 метр биеклеккә күтәрелдек. Карбыз, ай яктысында биюләр, шаяру, җырлар... Әмма аерылышу вакыты җитте. Егет-кызлар югарырак күтәрелү өчен кулай һава торышын көтеп калды, мин Хан-Тенгрига ашыктым. Мин Ленин тау түбәсенә карап сокландым. Бу гаҗәеп манзараны хәтердә калдырырга тырыштым. Китәргә вакыт. Рәхмәт сиңа, Памир! Үзеңне күрсәткән өчен. Мин исә Тянь-Шаньга юл тотам.
Оштан Бишкәккә таксида барып җиттем. Шофёрны тиз таптым. Юлдашларым – Кыргызстаннан Айгерим атлы гүзәл кыз һәм Марсельдән музыкага мөкиббән ике егет – Стефан белән Франк. 650 километр араны 12 сәгатьтә үтү 1200 сумга төште. Ике тапкыр туктап ял иттек – һәм без Бишкәктә.
Бер-ике сәгатьтән мине вертолётка илтәчәкләр – ул мине төньяктан база лагерена алып барачак. Кызганыч, кар юрганы астында калган, көчле җил белән алышкан тау миңа: “Икенче тапкыр килерсең”, – диде. Сыйсыз һава торышы сүзен сүз итте. Ярый, Тянь-Шань белән соңрак очрашырмын.
Берничә көн элек танышкан гидлар миңа дусты янына барырга киңәш итте. Аның җитәкчелегендә Ала-Арчада (Бишкәктәге альпинистлар лагере – авт. иск.) яңа гына смена башланган. Димәк, мин шунда булырга тиеш. Киттем!
Әмма минем җиһаз – ботинкаларым да, йокы капчыгы да биеккә күтәрелү өчен түгел. Кирәкле “тимер” юк. Ничек булса да тырышырмын әле. Ала-Арчада булу – изге хыялым.
Смена өч көн элек башланган, шуңа күрә Рацек чатырына (3400 метр биеклектә альпинистлар туктый торган урын – авт. иск.) үзем күтәрелдем. Кыяларда егет-кызлар инструктор белән шөгыльләнә иде инде. Минем булачак юлдашлар икән. Тыныч һәм ягымлы җитәкче Дмитрий Кузик, кыядан төшеп, мине югары чатырга озатты. Барысы да шунда җыелган икән. Таныштырдылар, урнаштырдылар, тәмле итеп ашаттылар.
Һәм янә язмыш бүләге – гаҗәеп инструкторлар, шәп егет-кызлар! Тянь-Шань таулары. Минем беренче “өчлеләр”. Текә карлы-бозлы күнекмәләр. Коткару эшләре буенча файдалы дәресләр. Мунча! Кич – гитара. Миңа да снаряга табылды.
Вакыт җилдәй җитез үтә. Күңелле, нәтиҗәле, чәмле. Кимендә өч атна инде тау сукмакларын таптыйм. Табаннарым ком массажы турында хыялланды. Җылынасы килде. Тик кайда? Әлбәттә, Ыссык-Күлнең кыргый көньяк яры!
Бәхеткә, төркемдәшем Антон да шунда бара икән. Юлда очраган машиналарда сәяхәт итәргә тәкъдим итте. “Ирек һәм маҗаралар бу”, – диде ул. “Кыенсынам бит әле...” – дигәнгә кырт кисте. “Киттек!”
Тәрбияле кешеләрнең очраган машиналарга утырып йөрүенә ышанмаган идем. Аларны утырткан шофёрлар да гаҗәеп, тәртипле кешеләр икән ич. Кыргыз һәм рус шофёрлары, безне утыртып алып барудан тыш, безгә гүзәл урыннарны (хәтта туган авылларын!) күрсәтү өчен артык километрлар узар, ашатыр, азык-төлек алырга кибеткә алып керер, безнең белән бергә җәяүләп йөрер дип башыма да кереп чыкмаган иде. Кайберләре шулкадәр илһамланды ки, сәяхәттән фотолар җибәрергә телефон номерларын бирде хәтта. Шулкадәр бирелеп киттем, бер-ике көннән Антон такси ялларга тәкъдим иткәч: “Нинди такси? Машина тотабыз хәзер!” – дидем.
Ыссык-Күлдә үткәргән көннәр Кыргызстан буйлап таулы сәяхәттән соң күңелгә май булып ятты. Без тәүлекләр буе комда кызынып ятарга җыендык, базардан ризык та сатып алган идек. Әмма 24 сәгатьтән соң нәрсәдер җитмәвен аңладык. Һәм... үзебез туктаган урыннан 40 километр ары урнашкан тарлавыктагы шарлавыкка киттек. Ура! Янә сукмак, һәм без янә күккә омтылабыз.
Караңгыга кадәр күлгә кайтып җитәргә өлгермәдек һәм тарлавыкта тирмәдә йокларга карар иттек. Биредә Согуд Гарәбстаныннан бер гаиләне очраттык – машиналары тау елгасында баткан, һәм алар да куна калырга мәҗбүр булган. Мин аларга кыргыз-хуҗа белән аңлашырга ярдәм иттем. Караңгы төшкәч, тирмәгә кайттым, анда исә – гарәб дөгесе һәм ит белән термокәстрүл. Таудагы маҗараларым шулай татлы төгәлләнде. Сәяхәт вакытында байтак кызыклы кешеләр белән очраштым, гаҗәеп гүзәл җирләр күрдем. Әмма “шәһәр ыгы-зыгысы һәм машиналар агымына әйләнеп кайтырга туры килә, башкача юл юк”. Кайтыр көнем якынлашып килә иде.
Минем карашка, бу ил мине үз итте. Мин аның матурлыгына мөкиббән һәм аның халкына рәхмәтлемен. Бу минем иң могҗизалы сәяхәтләремнең берсе. Кыргызстан мине үзенә гашыйк итте. Дөресрәге, мин аңа беренче килүемдә, 7 ел элек үк гашыйк булдым. Бу юлы исә бирегә кабат кайтырга теләвемне аңладым. Чөнки монда мин әле күрмәгән матур төбәкләр бихисап күп.
Дөрес. Тауларда бер ай – бик аз ул. Иманым камил.