Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Дождь
Җәмгыять
28 Октября 2019, 07:08

Штанга күтәрүче әбекәйдән лайфхак

Сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән пенсиядәге апа гантель күтәрә һәм өстәл теннисы уйный

Безнең 64 яшьлек нәнәебез Валентина Мөхәмәтҗанованың спорт медальләренә карап, гаҗәпләнми мөмкин түгел – алар иллегә якын! Ул аларны балачак һәм үсмер елларында түгел, соңгы 16 елда туп-лаган.

Әбиебез беренче тапкыр ярышларда 48 яшендә катнаша. Уңышлы чыгыш ясый ул – инвалидлар арасында армрестлинг буенча чемпион була. Аннары гер күтәрү һәм чаңгы спортында, дартс, бильярдта җиңү яулый. Штанга күтәрү дә берни тормый аңа. Нәнәебез – авыр атлетика буенча Башкортстан чемпионы

Безнең өчен әбиебез – чын каһарман. Ярышларга әзерләнү сәламәт кешеләр өчен дә зур җаваплылык һәм җитди йөкләнеш. Ә ул – сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән кеше.

Полиомиелит белән чирләгәндә әбигә нибары ике яшь була – кызганычка, балачакта аңа бу авырудан прививка ясамаганнар. Авыруына карамастан, ул тормышка мөкиббән, эзләнүчән, хезмәт сөючән кыз булып үсә. Әнисе һәм абыйсына булыша, хәтта утын яра һәм печән чаба. Туган авылы Үрдәк-Николаевкада исә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булмый.

Әби “Золушка” атель-есында 17 ел мастер, аннары базарда сатучы булып эшли. Мюнхгаузен кебек, тормышта үзен-үзе “чәченнән сөйрәп” йөртә ул. Ярдәмгә өметләнми, фәкать үзенә ышана. Бабай белән бергә өч кыз тәрбиялиләр. Хәзер аларның яраткан алты оныгы бар – биш кыз, бер малай без.

Әбиебезне пенсионер дип атыйсы да килми. Ул һәрвакыт эш өстендә. Иртә яздан кара көзгәчә бакчада, подъезд янында ул утырткан чәчәкләр үсә. Биш минут эчендә җыенып, ялларын елга буенда үткәрү берни тормый аңа. 5 һәм 7,5 килограммлы гантельләре бар. Аларны 80шәр тапкыр күтәрә ул! Һәм алардан штанга ясый: көрәк сабы ала һәм очларына гантельләр беркетеп куя. Менә сезгә лайфхак. Әле нәнәй өстәл теннисы һәм дартс буенча чираттагы ярышларга әзерләнә – алар ноябрьдә Уфада үтәчәк.

Оныклары Ралина, Радмилла һәм Амелия.
Читайте нас