Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Дождь
Җәмгыять
28 Октября 2019, 07:12

Армиягә – химия дәреслеге белән

Бүгенге яшьләрнең күбесе армиядә хезмәт итәргә атлыгып тормый.

Бүгенге яшьләрнең күбесе армиядә хезмәт итәргә атлыгып тормый. Демир Муллакаев та мәктәптән соң армияне чигереп, университетка керергә карар итә. Туймазы 8нче мәктәбен бик яхшы билгеләргә генә тәмамлый, үз сыйныфында БДИ буенча иң югары нәтиҗәләргә ирешә. Нефть университетына дәрәҗәле “Газохимия” белгечлегенә бюджет бүлегенә кабул ителә. Әмма башкалада мөстәкыйль тормыш егетнең башын әйләндерә: Демир лекцияләргә йөрми, кышкы сессияне тапшыра алмый. Нәтиҗәдә уку йортыннан куыла.

– Хәрби комиссариаттан повестка килгәч, армиядә хезмәт итүдән баш тартырга уйладым хәтта, – ди Демир. – Әмма әти-әни: “Армиядән качу егетлек түгел. Бер ел хезмәт итәсең, ир корына керәсең, дөньяга икенче күзлектән бага башлыйсың”, – диде. Һәм мин армия хезмәтен үз файдама борырга карар иттем, белемне күтәрү һәм физик әзерлеккә басым ясадым. Биштәремдә төп урынны химия дәреслеге һәм Америка язучысы Дэн Браун әсәрләре биләде.

2018 елның җәендә ул Ростов янындагы хәрби бүлеккә килә.

– Беренче атналарда бик авыр булды, – дип хәтерли Демир. – Холкым җиңелдән түгел. Әмма тора-бара төрле милләт кешеләре белән уртак тел табарга өйрәндем.

Тиздән Демирны штабка күчерәләр. Биредә ул карталар белән эшли, офицерларның боерыкларын үти. Эш көне тыгыз булуга карамастан, Демир көн саен химия дәреслеген өйрәнергә һәм физик күнегүләр белән шөгыльләнергә вакыт таба. Хезмәт ахырына егетнең мус-кул массасы 13 килограммга җитә. Демир өенә чыннан да икенче кеше булып, яңа омтылышлар белән кайта.

– Күзләремдәге томан пәрдәсен алып ташладылар диярсең, – ди ул. – Туганнардан еракта, спартан шартларында, тормыш кадерен белергә өйрәнәсең икән. Яхшы белемгә ия булуның мөһимлеген нәкъ армиядә аңладым мин. Авыр вакытларда университеттагы лекциягә эләгергә тели идем! Армия хәзер икенче – биредә бабайчылык, физик көч куллану юк. Әмма бу кайсы очракта да чыдамлылыкка сынау, үзеңне ир-егетләр коллективында күрсәтә белү мөмкинлеге. Армиягә кадәр алдынгыларга хас сыйфатларга ия түгел идем. Ул миндә үҗәтлек, ышанычлылык, үзең һәм башкалар өчен җаваплылык тәрбияләде.

Регина МИҺРАНОВА.
Читайте нас