Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Облачно
Җәмгыять
24 Октября 2019, 11:56

Учалы районының Нәүрүз авылы - Башкортстанда иң күркәме

2019 елгы “Башкортстан Республикасының иң күркәм авылы” бәйгесендә Учалы районы Нәүрүз авылы җиңеп чыкты

2019 елгы “Башкортстан Республикасының иң күркәм авылы” бәйгесендә Учалы районы Нәүрүз авылы җиңеп чыкты. Бәйге йомгаклары буенча икенче урында – Ишембай районының Макар авылы, өченче урында – Шаран районы Дүртөйле авылы. Бүләкле урыннар яулаучылар бәйгенең бер миллион сумлык бүләк фондын бүлеште. Беренче урын - 500 мең сум, икенче – 300 мең, өченче урын 200 мең сум грант белән билгеләнгән. Моннан тыш, 12 күркәм авыл төрле бүлекләрдә бүләкләнгән.
Читайте нас