Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Җәмгыять
24 Октября 2019, 12:06

Сноуборд белән мавыксаң – Абзакка рәхим ит

Башкортстанның “Абзак” тау-чаңгы курорты “ТурСтат” порталы рейтингында сноубордта шуу өчен иң шәп өч төбәк исәбенә эләккән

Башкортстанның “Абзак” тау-чаңгы курорты “ТурСтат” порталы рейтингында сноубордта шуу өчен иң шәп өч төбәк исәбенә эләккән. Рейтинг халык фикерен ачыклау нәтиҗәсе буенча төзелгән. Кыш көне сноубордта шуу өчен Русиянең беренче өч алдынгы курортлары исәбендә - Сочидагы “Роза Хутор” курорты, “Красная Поляна” һәм Башкортстанның “Абзак” курортлары. Русиядә сноубординг белән кимендә 3 миллион кеше мавыга, асылда 30 яшькәчә яшьләр бу.
Читайте нас