Республиканың Хезмәт министрлыгында хәбәр итүләренчә, ишле балалы гаиләләргә таныклык тапшырыла башлаган. Ишле балалы дәрәҗәсен раслаучы һәм кибетләрдә, күңел ачу үзәкләрендә, музейларда, театрларда төрле ташлама-чигерүләрдән файдалану хокукы бирүче рәсми документ республикада беренче тапкыр әзерләнгән. Таныклык алу өчен Республика халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәкләренә яки МФЦ офисына мөрәҗәгать итү зарур.