Соңгы вакытта бу заводка эшкә урнашырга теләүче яшьләр саны артканнан-арта. Сәнәгатьтә үткән эш көннәре романтикасы җәлеп итми аларны: бүгенге сәнәгать яшьләр өчен тотрыклылык һәм саллы хезмәт хакы ул. Шул исәптән, «Уралтехнострой-Туймазыхиммаш» җәмгыяте эшчәне – 30 яшьлек кисүче Альмир Клызбаев өчен дә.
Беренче күрешүдән үк аның төпле фикер сөрешенә, сүзен үлчәп сөйләвенә игътибар итәсең. Һөнәр сайлавына да җаваплы караган ул: училищеда “Киң профильле станокчы” белгечлеге буенча укыган, укуын индустрия колледжында дәвам итеп, машина төзү технологы һөнәрен үзләштергән. Шуннан соң гына “Химмашка” килгән.
– Мин һөнәр эзләмәдем, ул мине үзе тапты, – дип елмая ул. – Кадрлар бүлегенә мөрәҗәгать иткәч, беренчеләрдән булып мине күрергә чимал-әзерләү цехы начальнигы килде. «Кайчы белән эшләргә уең юкмы?» – дип сорады ул. – «Нәрсә соң ул?» – дип сорадым. “Әйдә, күрсәтәм, – дип җавап бирде. – Эшләп кара да, җавабыңны бирерсең”. Мин эшләп карадым – ошады! Менә берничә ел инде биредә хезмәт салам.
Көн саен эш урыныма килеп, төрле металл белән эшләү мавыктыра. Аларның һәркайсының үз сыйфат-үзенчәлекләре. Мәсәлән, металл артык каты икән, кискәндә кайчы уала башлый. Шуңа күрә чималны бозмас өчен, аралык белән “уйныйм”. Әмма монда да башны эшләтергә кирәк – араны дөрес билгеләмәсәң, пычак металлны кисми, бары тик бөгә генә.
Минемчә, кисүченең иң мөһим бурычы – металлны дөрес кисү. Аны никадәр сак турасаң, сиңа да, заводка да файдасы күбрәк булачак. Шартлы рәвештә әйтсәк, бер табак калайдан җиде яисә ун эшләнмә кисәргә була. Калдыгы азрак булсын дип тырышам.
– Сезнең һөнәр сызымнарны яхшы белүне таләп итә.
– Әйе, дөрес. Бу фәннән башка эшләү мөмкин түгел. Әмма миңа бәхет елмайды – мәктәптә бу фәннән чыгарылыш имтиханын бишлегә тапшырдым.
– Гильотина кайчылары берничә сантиметрлы тимерне кәгазь урынына турый. Куркыныч булмадымы беренче мәлдә?
– Әлбәттә. Нинди куәтле җиһаз белән идарә итүемне уйлап, тәннәрем чымырдап китә иде. Тора-бара тәҗрибә тупладым, курку чигенде. Өстәвенә, эшкә урнашканда өйрәнү өчен хәвефсезлек техникасы буенча бер кочак документ тапшырдылар. Хәзер өч ай саен шуның буенча инструктаж үтәбез. Хезмәттәшләрем дә кул-аякны кая тыкмаска кирәклеген нык-
лап төшендерде. Брига-дабызның һәр әгъзасы – ул вакытта унике кеше иде – мине нәрсәгә булса да өйрәтте. Берсе – араны дөрес билгеләргә, икенчесе металлны тышкы торышыннан аера белергә, өченчесе – үлчәү җиһазлары белән эшләргә. Ун елдан соң бригадада дүрт кеше калдык – калганнар пенсиягә китте. Әмма без өлгерәбез. Бүгенге көннең таләбе инде бу – аз кеше эшләп, акчаны күбрәк алу. Машина, ипотекага ике бүлмәле фатир алдым. Яшәргә җитә әлегә.
– Димәк, эш көнен тә-мамлап, үз фатирыңдагы диванга кайтып авасың?
– Мин авыл малае, Ярмәкәй районында туып үстем. Эштән соң көн саен шунда кайтам, иртән кире киләм. Бер урауда – 90 километр. Шуңа күрә миндә әле фатир кайгысы юк, авылда ял итәм. Ялым чәмле үтә – әти-әнигә хуҗалык эшләрендә булышам. Ихатабызда һәрвакыт мал-туар, кош-корт асрадык: сыерлар, үгезләр, сарыклар, тавыклар... Өченче сыйныфта әтием печән чабарга өйрәтте, шуннан китте инде.
– Утызга җиткәндә яшьләрнең байтагы гаилә корырга теләк белдерә. Андый уйлар килмәдеме әле?
– Гаиләле булырга исәп бар. Әлегә уйлыйм. Дөресен әйткәндә, фатир-машинам булганга гына сайламасыннар иде мине. Беркемне дә үпкәләтергә теләмим, әмма кызлар бүген булачак ярының күңеленә түгел, кесәсенә карый. Язмышымны очратуымны аңлагач – ЗАГСка барырмын.
– Заводта ун ел – бу аз түгел. Һөнәреңне алмаштырырга теләк юкмы?
– Эшем ошый миңа. Һәрвакыт кайдадыр эше азрак, акчасы күбрәктер кебек. Әмма, минемчә, дөнья буйлап күчеп йөргәнче, бер урында хезмәт салуың кулай. Эш бар, хезмәт хакын тоткарламыйлар... Тәҗрибәле белгечләр һәм яшьләр өстен күргән тотрык-лылык шул була инде.