Яман шеш авыруының 30 процентлабы дөрес тукланмау, физик чәмлелек аз булу, тәмәке тарту һәм хәмер куллануга бәйле. Бу хакта “Роспотребнадзор” хәбәр итә. Яман шеш үсешенә кызыл итне (көненә 100 г), колбаса, наггетс, пицца һәм башка тирәнтен эшкәртү үткән ризыкларны күп куллану да китерә. Онкология авыруларына юл куймас өчен тәмәке һәм алкогольдән баш тартырга, кызыл ит куллануны чикләргә яисә аны кош итенә, балыкка алмаштырырга кирәк. Тикшеренүләргә ярашлы рәвештә, балык мае куллану яман шеш барлыкка килү ихтималын киметә. Күбрәк яшелчә-җимеш кулланырга тырышыгыз, азык җепселләре онкологиягә каршы тору үзлекләренә ия.