Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Облачно
Җәмгыять
22 Октября 2019, 09:42

Русиядә иң комсыз хатын-кызлар кайда яши?

Аналитиклар хәбәр итүенчә, Уфа илебезнең иң комсыз хатын-кызлары яшәгән шәһәрләр рейтингына кергән

Аналитиклар хәбәр итүенчә, Уфа илебезнең иң комсыз хатын-кызлары яшәгән шәһәрләр рейтингына кергән. Башкортстан башкаласы исемлекнең кап уртасында. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, халык фикерен ачыклауда Русиянең 28 шәһәреннән 3360 гүзәл зат катнаша. Аналитиклар алардан тормыш юлдашын сайлаганда төп сыйфатны атауларын үтенгән. Акча һәм матди иминлек Саранск, Мәскәү, Краснодар хатын-кызлары өчен зур әһәмияткә ия булуы ачыкланган. Томск, Пенза һәм Түбән Новгород хатын-кызларын бу артык борчымый. Уфага алтын урталык тигән: шәһәрләр рейтингында ул 14нче урында.
Читайте нас