Туймазы хәбәрләре
+26 °С
Ясно
Җәмгыять
22 Октября 2019, 06:59

«Китап укучы тукталыш»лы һәм автошәһәрчекле булачакбыз

Кандракүл буенда бөтен Башкортстаннан кыз һәм егетләр, шулай ук республиканың кайбер министрлыклары, бөтенрусия “Ирекле ярдәмче-табиблар” җәмәгать хәрәкәте вәкилләре, табиблар җыелды.

Кандракүл буенда бөтен Башкортстаннан кыз һәм егетләр, шулай ук республиканың кайбер министрлыклары, бөтенрусия “Ирекле ярдәмче-табиблар” җәмәгать хәрәкәте вәкилләре, табиблар җыелды.

– Туймазы районы җыен үткәрү мәйданчыгы итеп очраклы гына сайланмады, – диде бөтенрусия “Ирек-ле ярдәмче-табиблар” җәмәгать хәрәкәтенең Башкортстан бүлекчәсе координаторы Ләйсән Хазырова. – Нәкъ биредә республикада беренче төбәк ирекле ярдәмчеләр хәрәкәте үзәге ачылды.

Хәзер Туймазыда 115 ирекле ярдәмче-студент эшли, тагын өч мәктәптә ирекле ярдәмче отрядлары бар. Өч ел дәвамында аларга медицина колледжы студенты Лиана Ягафәрова җитәкчелек итте. Хәзер Лиана – “Сәламәт тормыш рәвешенең файда-нәтиҗәсе комитеты” юнәлешенең төбәк координаторы һәм үзе кебек башка тынгысыз җаннар белән мәктәп укучылары һәм яшьләрдә аеклык-сәламәтлек гадәтләре тәрбияләү белән шөгыльләнә.

Ике көн дәвамында җыенда катнашучылар файдалы мәгълүмат тыңлады, җәмәгать һәм медицина фәннәре буенча осталык дәресләрендә, уен һәм бәйгеләрдә катнашты.

– Җыенның бурычы – теләк һәм мөмкинлекләр арасындагы чиктән арыну, – диде бөтенрусия ”Ирек-ле ярдәмче-табиблар” җәмәгать хәрәкәте вәкиле Айшат Нәҗмединова. –

Ирекле ярдәмче-табиб юлына басу өчен шушы юнәлештә белемең булу зарур түгел. Иң мөһиме – кешеләргә ярдәм итү һәм шушы өлкәдә үсү теләге.

Чарада катнашучыларның иң яшьләренә чак 15 тулган. Әмма алар шактый яңа өлкәдә үзләрен ышанычлы тота.

– Безнең мәктәпкә ирек-ле ярдәмчеләр килде, үз хәрәкәтләре турында бәян итте. Без ике дә уйламый кушылдык аларга. Хәзер медицина университетына керергә исәп тотабыз, – диде Туймазы 4нче мәктәбенең 8б сыйныфы укучылары Лианора Павлова һәм Александра Прокопьева.

Табибларның күбесе ирек-ле ярдәмчеләргә рәхмәтен җиткерде, аларның сәламәт тормыш рәвешен данлауга керткән саллы өлешен билгеләде.

– Без алар белән иңгә-иң атлыйбыз. Һәрвакыт бергә. Бер генә чара да алар катнашлыгыннан тыш үтми. Рәхмәт сезгә! – диде Туймазы үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Ирина Беляева.
Читайте нас