Русиядә балигъ булмаган балалары тәмәке тарткан ата-аналардан штраф түләттерә башламакчылар. Хөкүмәттә шушы мәсьәләгә кагылышлы закон өстендә эш бара, дип хәбәр итә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Закон ата-аналарга гына түгел, тәмәкегә һәвәсләшкән үсмерләрнең башка законлы вәкилләренә дә кагылачак. Бу Эчке эшләр министрлыгы тәкъдиме.