Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Облачно
Җәмгыять
21 Октября 2019, 07:48

Үзбәкләргә – афәрин. Әмма без дә ким түгел!..

Якташыбыз Үзбәкстанда халыкара гамәли-бизәү сәнгате фестивалендә катнашкан

– Үзбәкстан кәсепчеләреннән ак көнләшү белән көнләшәм. Бу илдә һәркайда милли рух хакимлек итә: архитектурада, интерьерда, кешеләрнең көндәлек киемендә, – ди Туймазыдан “Тамга” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Зөлфия Краснова. – Хәтта кафе һәм кунакханәләрдә дә этнотөбәкләр бар. Анда осталарга ярдәм итүче махсус дәүләт программалары кабул ителгән. Шуңа да борынгы мәдәният замана тузанына кереп югалмаган.

Краснова нәрсә сөйләгәнен белә – быел көз аны Кокандта үткән беренче халыкара гамәли-бизәү сәнгате фестиваленә чакырганнар. Биредә дөньяның 78 иленнән вәкилләр җыелган, шул исәптән Русиядән. Илебез башкалар исәбендә республиканың бай һәм үзенчәлекле мәдәнияте турында бәян иткән башкорт экспозициясен тәкъдим итте.

– Иң беренче чиратта кәсепчеләрнең без килүгә Кокандның үзәк паркында оештырылган этношәһәрчегенә игътибар иттем. Анда бу илнең һәр төбәгенең мәдәнияте һәм бай тарихы тәкъдим ителгән, – дип дәвам итә Краснова.

Бәйрәмдә шәһәр халкының барысы да диярлек катнашты. Өстәвенә, алар басып, карап кына тормады, җырлады-биеде дә. Балалар гаять күп иде, алар тәрбиячеләре җитәкчелегендә җыенда катнашучыларның стендларын карады, осталык дәресләрендә катнашты.

Шушы гүзәллеккә карап, уйга калдым: без – башкортлар да үзенчәлекле мәдәнияткә ия ич. Ул бар дөнья халкында ихлас кызыксыну уята. Шуңа күрә без барлык ысул һәм яңа технологияләрдән файдаланып, аны танытуны дәвам итәргә тиеш. Шул исәптән – төрле конференция, фестивальләр һәм интернет аша.

Үзбәкләр дә безнең стенд янында озаклап тоткарланды. Мәсәлән, аларның игътибарын башкорт келәмнәре, корама үрнәкләре, халык уен кораллары, түшлекләр җәлеп итте. Алар һәр өлеш турында төпченде: нәрсәдән ясалган, нинди техника кулланылган.

Җыенда якташыбыз Эльмира Төхфәтуллина белән очраштым. Ул Карамалы-Гобәй авылыннан, Үзбәкстанда танылган журналист. Эльмира якташларына сәламнәрен җиткерүемне үтенде һәм киләсе елга Бөтендөнья фольклориадасына кайтырга вәгъдә итте.

Минем үземә бу сәфәр иҗат өчен яңа фикерләр бирде һәм киләчәктә дә милли кәсепне һәм гамәли-бизәү сәнгатен тергезү юнәлешендә эшемне дәвам итү теләген ныгытты.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас