Туймазы хәбәрләре
+23 °С
Облачно
Җәмгыять
21 Октября 2019, 07:10

Ыгы-зыгы тәмам...

Район гәзите шәһәр урамнарында халык фикерен ачыклады


20 октябрьдә башкорт шагыйре, язучы, публицист Мостай Кәримнең тууына 100 ел тула. “Туймазы хәбәрләре” гәзите шәһәр-дәшләребезнең юбиляр турында нәрсә белүләрен ачыкларга карар итте.

Сораштыру шәһәр паркының тын сукмакларында башланды – хискә бирелү һәм Мос-тафа Сафа улының үлемсез шигырьләрен хәтергә төшерү өчен шуннан да кулай урын юк.

Парк буйлап ике сабые белән йөргән (берсе бала бишегендә, өч яшьлек улы янәшә атлый) яшь әни янына киләм.

– Әйтегез әле, Мостай Кәрим турында ниләр беләсез?

– Бик танылган башкорт шагыйре һәм язучысы бу, – ди ул адымын акрынайтып. – Аның шигырьләрен мәктәп эскәмиясеннән үк беләм. Минем өчен ул Есенин кебек үк бөек шәхес.

Ханым бер секундка уйга калды һәм, илһамланып, башкорт телендә шигырь укый башлады. Танышабыз: Альбина Путихина икән ул. Шигърияткә әллә ни мөкиббән булмаса да, замана кешесенә Мостай Кәримне белмәү оят дигән фикердә.

Ары атлыйбыз. Балалар (үсмерләр) иҗат йорты янында очраган яшь кешегә шушы ук сорауны бирәбез. 20 яшьләр чамасы аңа.

– Мостай Кәримнең кем икәнен беләсезме?

Егет авыз эчендә ботка пешерде дә, башлыгын тартып киеп, китеп барды. Әдәбият аны кызыксындырмый, күрәсең. 40 яшьлек ир-атка күчәбез.

– Кем белмәсен инде аны! Композитор ул!

– Сез берәрсе белән бутамыйсызмы?

– Нишләп инде! Композитор ул, бик яхшы беләм, – ди ул янә.

Без аның сүзләренә төзәтмә кертәбез, Мостай Кәримнең безнең милли шагыйребез, язучыбыз булуын аңлатабыз. Авырлык белән булса да, аны инандырабыз, ул үзенең хатасын аңлый.

– Моннан ары белермен! – ди ул саубуллашканда.

62 яшьлек Әнүзә Кашапова безнең сорауга җавап бирәсе урынга шигырьдән өзек укып күрсәтте:

Кинәт борылыштан ак пароход,

Ярсып-ярсып, күкрәк ки(е)реп,

Хәтта тавыш бирми килеп чыкты,

Бар дөньяда бер ул, диярсең.

– Мәктәп елларыннан ук хәтерлим бу шигырьне, – дип аңлатты ул. – Мостай Кәримнең хисле шагыйрь булуы ошый. Хәзер оныкларымны да шигърияткә җәлеп итәм.

Гөлназ Низамова исә аның чәчмә әсәрләренә мөкиббән икән.

– Балачак һәм үсмер елларымда аның барлык әсәрләрен диярлек ятладым. Үзебезнең Туймазы театрында аның әсәрләре буенча пьесалар карадым, – ди якташыбыз. – “Безнең өйнең яме” повестен экранлаштырдылар да хәтта. Аны карарга телим!

1нче интернат-мәктәпнең

5б сыйныфы укучылары безнең сораудан көлде:

– Без аның байтак хикәя һәм шигырьләрен беләбез – мәктәптә үтәбез. Мәсәлән, күптән түгел “Озын-озак балачак”ны укыдык.

– Ошадымы соң?

– Әлбәттә!

Сәгать ярымда без бу сорауны 20 шәһәрдәшебезгә бирдек, 18еннән дөрес җавап алдык. Берәүләр сорауга үтеп барышлый җавап бирсә, бәгъзеләренә сүзнең кем турында баруын аңлау өчен вакыт таләп ителде, өченчеләренә, яшермибез, Гугл ярдәм итте. Әмма бу да начар түгел, иң мөһиме – хәзер бөек якташыбыз турында алар онытмаячак!

Татьяна ЛИ.

Читайте нас