Туймазы хәбәрләре
+27 °С
Облачно
Җәмгыять
21 Октября 2019, 07:07

Яшь юл инспекторлары эшкә керешә

ТАСС мәгълүмат агентлыгында бөтенрусия балаларны юл-хәрәкәт хәвефсезлегенә өйрәтү һәм аларны яшь юл инспекторлары отрядлары эшчәнлегенә җәлеп итү проекты башлануга багышланган матбугат-конференциясе узды.

ТАСС мәгълүмат агентлыгында бөтенрусия балаларны юл-хәрәкәт хәвефсезлегенә өйрәтү һәм аларны яшь юл инспекторлары отрядлары эшчәнлегенә җәлеп итү проекты башлануга багышланган матбугат-конференциясе узды.

Чарада “Юл-хәрәкәт хәвефсезлеге” федерация проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылган яшь юл инспекторлары отряды үсешенең яңа концепциясе тәкъдим ителде. Русия Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе урынбасары, полиция генерал-майоры Владимир Кузин сүзләренә караганда, ел башыннан илебездә балигъ булмаганнар катнашлыгында 15 меңнән артык юл-транспорт казасы теркәлгән, анда 426 бала һәлак булган һәм 16,5 меңе имгәнгән. Юл хәрәкәтендәге яшь катнашучыларның хәвефсезлеген арттырудагы нәтиҗәле чаралар исәбендә ул Мәгариф министрлыгы белән уртак эшне, балаларны үзләрен юлда тоту кагыйдәләренә өйрәтүнең яңа ысулларын әзерләүне телгә алды.

Хәзер Русия мәктәпләре нигезендә 30 мең яшь юл инспекторлары отрядлары эшли, аларга 10-14 яшьлек 400 меңләп мәктәп укучысы җәлеп ителгән.

Яшь юл инспекторлары хәрәкәтен үстерүнең яңа концепциясе буенча, 2024 елга отрядлар саны 41 мең булачак, ә аларга җәлеп ителгән балалар ярты миллион тәшкил итәчәк дип күзалла. Моннан тыш, яшь юл инспекторларының яшь кысаларын арттыру, бу эшкә 8-18 яшьлек балалар һәм үсмерләрне җәлеп итү күздә тотыла.

Яшь юл инспекторлары хәрәкәтен үстерүнең яңа концепциясе берничә өлештән торачак. Биш елда педагогия эшчәннәре һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашлыгында балалар һәм үсмерләр өчен үткәреләчәк мәгариф чаралары даирәсен шактый киңәйтү көтелә – 16дан бер елга 240 меңгәчә. Алар исәбендә “Веломәктәп”, “Яшь юл инспекторлары академиясе”, “Һөнәрләр күргәзмәсе”, “Күчмә яшь юл инспекторлары” квестлары ише проектлар бар. Хәзердән үк яшь инспекторлар эшчәнлеген таныту эше бара – җәмәгать челтәрләрендә махсус аккаунтлар булдырыла, www.юидроссии.рф рәсми интернет-порталы әзерләнгән, анда педагоглар өчен вебинарлар һәм ата-аналар өчен төрле дәресләр үткәрелә.
Читайте нас