Туймазы хәбәрләре
+26 °С
Облачно
Җәмгыять
21 Октября 2019, 06:41

Корыч кешеләр

Испаниядә триатлонда катнашкан өч якташыбыз хәзер шушы исем-дәрәҗәгә ия

Эргәбездә һич икеләнмичә чын ир-егетләр дип әйтерлек кешеләр яшәве сөендерә. Кем турында сөйлисез дисезме? Якташларыбыз – Динар Хәбибуллин, Азат Мостаев һәм Андрей Осёнов турында. Исегездә булса, былтыр алар велосипедларда Казанга кадәр барып җитте. Ул сәфәрләре балалык шуклыгы гына булган, ахыры. Быел октябрьдә Испаниянең Калелья шәһәренә “Ironman” триатлонына юл тоткан алар.

Триатлонны каһарманнар узышы дип атыйлар. Анда катнашучыларга 3,86 километрны йөзеп, 180,25 километрны велосипедта һәм 42 километр марафон дистанциясен йөгереп узу өчен нибары 16 сәгать бирелә. Өч өлешне дә узган кешеләрне “Ironman” – “Корыч кеше”ләр дип атыйлар.

Быелгы “Ironman”га бөтен дөньядан, шул исәптән Русиядән дә 3300 катнашучы җыелды. Беренче тапкыр ярышларда туймазылылар катнашты.

– Бер ел элек, ярышларда катнашырга уйлагач, алар безгә кеше үтмәслек булып тоелды, – ди кыю якташларыбыз. – Әмма озакламый Мәскәүнең триатлончылар клубы тренерлары Евгений Никитин һәм Варвара Зверькова белән таныштык. Алар шик-шөбһәләребезне таратты, ярышларга әзерләргә вәгъдә итте. Дөрес, бер шарт белән – без аларның таләпләрен төгәл үтәргә тиеш.

Дәресләр ерактан торып үткәрелде – яшәвебез, эшләвебез, күнегүләребез Туймазыда булды: шәһәр бассейнында йөздек, стадионда йөгердек, кыш көне махсус тренажёрда педаль әйләндердек, яз һәм җәй көне исә велосипедларга күчеп утырдык. Күнегү программасы смартфоннарыбызга кертелгән. Организм торышын исә һәркайсыбыз йөрткән “акыллы сәгатьләр” күздә тотты.

Көндәлек күнегүләрдән кала, без шушы дәвердә ярышларда да катнашырга тиеш идек. Мәсәлән, Азат – Кандракүл һәм Уфа, Динар – Кандракүл һәм Мәскәү, Андрей Геленджик ярыммарафоннарында катнашты.

Без Казанда “ярымкорыч” триатлонда булдык, анда ара Испаниядәгегә караганда икеләтә кыскарак. Сочида үткән триатлон спринтында катнаштык. Ул 750 метрга йөзү, 20 километрга велосипедта узышу һәм 5 километр-лык кросстан торды.

Испаниягә үзебезнең шоссе велосипедларын алып бардык – алар сүтеп җыела, махсус чемоданнарга тутырыла. Әмма шуңа кадәр аларга хәлиткеч мизгелдә сынатмасын өчен җентекле техника тикшерүе үткәрелде. Техникага мондый мөнәсәбәт үзен аклады: ярышлар вакытында Мәскәүдән килгән егетнең тәгәрмәч шинасы шартлады. Веломеханиклар булуга карамастан, аны төзәтү өч сәгатьләп вакытны алды. Нәтиҗәдә, бирелгән вакыт кысаларында сыймыйча, русияле квалификациясен югалтты.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас