Янә яфраклар коела. Һавада очып йөргән ялгыз алтын яфракка карыйм да, кешеләрне дә яфракларга охшатам – аларны да тормыш ыгы-зыгысы эләктереп ала да, әйләндерә, бөтерә һәм күңеле сулган, тәне талчыккан килеш җиргә сылый. Көчле рухлы бик азлары гына, җилләргә каршы барып, үзләре генә белгән юллар белән арытаба оча. Шуларның берсе – Башкортстанның рухи башлыгы Мостай Кәрим.
Борын-борын заманда, балачакта, мине, әти-әнием белән Ерак Көнчыгыштан кайткан баланы, әтиемнең туган төяге – Чокадыбашка алып бардылар. Бәләбәй калкулыгы кысрыклаган, инеш буйлап сузылган бердәнбер урамлы авыл иде бу. Юлның азагын ат арбасында үттек. Юлдашларыбызның берсе саубуллашканда ни өчендер: “Улым, ә синең авылың кайда?” – дип сорады. Мин калкулык башында тоткарланган кояш ягына күрсәттем. Юлчы уйчан гына тау түбәләренә карап торды да: “Син бәхетле, юлың кояшка илтә!” – диде.
Шушы гади күренеш ни өчендер хәтеремә шулкадәр уелып калган ки, Мостай ага турында уйлый башласам, ул искә төшә. Бу тәңгәллек очраклы түгелдер дип уйлыйм. Тормышы әдәбият белән бәйле күпләр иҗади эзләнүләрендә ирексездән Мос-тай Кәрим атлы кояшка кадәр күтәрелергә, үрелергә омтыла.
Аның йөрәк түреннән чыккан, фәһемле, игелек һәм мәхәббәт белән сугарылган иҗаты каләм тибрәтә генә башлаган яшь язучыларны туендырды һәм туендыруын дәвам итә, аларда яңа фикер эзләү һәм үзләштерү, телен чарлау омтылышы уята.
Мостай аганың “вакыт кысаларына сыймаган ерак сәфәргә” китүенә байтак гомер узды, мин исә аның турында һаман узган заманда язарга кирәклеге белән килешә алмыйм. Ходай Тәгалә аңа гомерне кызганмаган, тоташ 86 ел биргән кебек. Сүз дә юк – байтак бу. Әмма өлкән яшьтә дә аның фикерләре үтемле һәм хисле булуын белгән, күзләреннән сирпелгән малайларга хас шаян очкыннарны, үзенчәлекле, аңа гына хас “мостайча” юморны хәтерләгән йөрәк моның белән килешә алмый.
Ул үзе бакыйлыкка күчәргә тыныч, ашыкмый гына, ыгы-зыгысыз әзерләнде.
Аязда да, йончу көннәрдә дә,
Мин күзләргә карап барамын,
Кешеләрнең шат, өметле, моңсу
Күзләренә карап барамын, –
Җырларымда алдашмас өчен.
...Безнең арада, минем өчен көтмәгәндә, шундук җылы мөнәсәбәтләр урнашты. Без бик сирәк очрашсак та (гадәттә шалтыратыша идек), мин һәрвакыт рухи якынлык тойдым. Кайчак уемда аның белән әңгәмәләшә идем. Шунысы кызык, кыюлыгым җитеп, шалтыратсам, Мостай ага гаҗәпләнә: “Ничек белдең? Менә синең телефонны эзли идем”.
Хәзер аңлыйм, кешегә карата ихтирамлы, дустанә мөнәсәбәт – Мостай Кәрим холкының аерылгысыз бер өлеше. Ул үзенең тормыш юлында очраган кешеләргә, аларны катламнарга бүлмичә, ихтирам белән карады. Һәр кешедә хөрмәткә лаек шәхес күрде. Аның самими, күз буяу өчен генә булмаган игътибары үз-үзенә – бөтен дөньяга танылган Шагыйрьгә шаяру катыш таләпчән мөнәсәбәте белән үрелә иде. Шушы сирәк очрый торган сыйфаты таң калдырды да инде мине.
Әлбәттә, талантлы шәхес буларак, аның дошманнары, аңардан көнләшүчеләр дә бар иде, өстәвенә, ул үзенең тормышка карашын һәрвакыт чәмләнеп яклады. Әмма Мостай ага аларны күрмәмешкә салышты, үзе исә беркемне дә яманлап сөйләмәде.
Кем артыннан барырга, кемгә ышанырга дип икеләнеп калган чакларда аның гади һәм төгәл киңәшләре бөтен икеләнүләрне таратты, безгә рухи терәк булды. Илебез икътисадын базар сукмагына борганда аеруча мөһим иде бу, чөнки күпчелек халык ул чорда үзенең кыйбласын югалтты.
Аның сүзләре шулкадәр көчле тәэсир итте ки, чөнки кешеләргә чын күңелдән бәхет һәм игелек теләгән намуслы йөрәктән чыккан иде алар. Һәркайсыбызга хас булганча, аның да кимчелекләре булгандыр, мөгаен, әмма алар аның күңел байлыгы һәм зирәк акылы алдында сүнеп югалды.
Мостафа Сафа улы турындагы язмаларымны төгәлләп, “мостай” юморының үзенчәлекле берничә үрнәгендә тукталырга рөхсәт итегез.
Мостай Кәримгә 85 ел тулу уңаеннан оештырылган хөкүмәт тантанасыннан соң кунаклар таралышты. Татарстан вәкилләре һәм хөкүмәт әгъзалары гына тоткарланды. Алар банкет залы ишек төбендә юбилярны көтеп тора иде. Мин дә шушы төркемдә, чөнки Мостафа Сафа улының плащы гардеробта минеке белән бер элгечкә эленгән. (Мостай ага: “Камил, син җаваплы кеше, минем плащны үзеңнеке белән бергә эл”, – диде).
Менә зал аша башын кыек салып, бераз аксабрак, салмак кына атлаган юбиляр күренде, сул кулында исә күкрәгенә кысып... бер кисәк ысланган ат ите тоткан. Үзе атлый, үзе хәйләкәр елмая. Барысы да гаҗәпләнде, әлбәттә, нишләп итне үзе белән алган ул? Кемдер: “Теләкләр күп булды, ашарга өлгермәгәндер”, – диде хәтта.
Ул арада Мостай ага безнең янга килеп җитеп, малайларга хас шуклык белән:
– Нәрсә, юлга берәрне тотмыйбызмы әллә? – димәсенме.
Барысы да елмаеп җибәрде, җанланды. Официантлар шундук йөгертеп “Шаляпинская”лы, кабым-лыклы поднослар күтәреп чыкты. Шулай итеп, “юлга” тоттык. Әйткәндәй, банкетның башыннан ахырына кадәр Мостафа Сафа улы минераллы су гына йотып утырды. Кичә тәмамлануына (җитмәсә, гаять уңышлы) инангач кына, “юлга” берәрне тотарга тәкъдим итте. Ул шәрабсыз да кич буе күңел ачты, кунаклары белән үзен бәхетле тойды. Балалары Илгиз белән Әлфия дә яхшы кәефтә иде.
Шул ук көнне, әмма опера һәм балет театрындагы тантаналы җыелышның антракты вакытында булган тагын бер кызык вакыйга искә төште. Мостафа Сафа улы кешеләр арасында дусты, Казагыстанның халык язучысы Әбдеҗәмил Нурпеисов белән сөйләшеп тора. Көтмәгәндә халыкны ерып, телевидение операторы пәйда була һәм Мостай агага китап белән ручка суза:
– Хатын Мостай Кәрим-нең имзасыннан башка өйгә кертмим диде! – ди.
Мостафа Сафа улы әңгәмәне бүлмичә генә, нидер язып бирә. Бәхетле егетнең иңе аша үрелеп укыйм: “Ирегезне өйгә кертегез инде. Мостай Кәрим”.
Мостай ага “Гомер мизгелләре” китабын бүләк иткәндә миңа да гадәттән тыш имза бирде. “Кадерле Камил, син җәнлекләр һәм башка җан ияләре турында мин кешеләр турында язганнан ким язмыйсың. Электән үк ихтирамлымын. М. Кәрим”. Ничек инде шушы сүзләрдән соң начар язасың?! Хакым юк!
Мостафа Сафа улы һәрвакыт каләмдәшләре иҗатына игътибарлы булды. Моны мин дә үземдә тойдым. 2004 елда “Бельские просторы” журналында минем “Скитники” романының кыскартылган төрен бастырдылар. Озак-ламый Мостафа Сафа улы шалтыратты һәм: “Камил, вакытың бармы? Иртәгә чәйгә сугылмыйсыңмы?” Икенче көнне очраштык, аның өстәлендә читләре төзәтмәләр белән тулган “Скитники” романын күреп, бик нык гаҗәпләндем. Төзәтмәләрне тикшереп чыккач, Мостафа Сафа улына киңәшләре өчен рәхмәт белдердем һәм, кулъязмамның аның йөрәгенә үтеп керүен тоеп, баш сүз язуын үтендем. Ул шундук ризалашты – мин моны көтмәгән идем.
Хәтердә янә “Синең юлың кояшка үрли” дигән сүзләр яңара, әмма инде Мостайга хас уйчанлык белән. Ярты гасыр элек әйтелгән сүзләр минем өчен зур әһәмияткә ия. Кеше гомере – Кояшка юл булуына ишарә итү бу. Аның һәр кеше өчен шулай булуы хәерле.
...Мостай Кәримнең арабыздан китүенә 14 ел. Минем исә аның хакында үткән заманда сөйлисем килми. Ахыргача зиһене ачык булды, шаяртырга әзер иде. Мондый кешеләр мәңге яшәргә тиеш. Хәер, бу шулай да бит инде – китап-лары белән һәрчак безнең арада ул.