Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Облачно
Җәмгыять
15 Октября 2019, 08:14

Яңгыр яуды, сәүдә барды...

Үткән ярминкәдә кимендә 30 тонна авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган

Төн уртасында башланган яңгыр бер минутка да тынмады. Ул дөм-караңгыда түбәләрне дөбердәтте, иртән исә су торбаларыннан күлдәвекләр булып акты. Иртәнге сәгать уннарда, бәйрәмне һәм булачак ярминкәне исенә төшереп, туктарга уйлагандай итте. Әмма барыбер туктамады. Шулай да әкренәя төшеп, үзәккә үткән сибәләүгә күчте.

Йөзләгән туймазылы өчен ачылган күк кәнсәләре үзенә күрә бер әмер булды. Яңгыр үткәрми торган бөркәнгеч, итек киеп, чатырлар астына качып, алар ярминкәгә ашыкты.

– Әйе, помидорны килосын 35 сумнан сатабыз. Ник арзанмы? Кызык бу кешеләр! Кыйммәт булса – начар, арзанга бирсәң – тагын ярап булмый, – дип якында гына шаян гәпләшү ишеттем.

– Килегез-алыгыз! Татлы кишер һәм чөгендер – тоташ витамин, килограммын 20 сумнан бирәм. Экзотика телисеңме – 170 сумга фейхоа ал. Калкан бизе өчен – иң кирәге, – дигән өндәмә ишетелде икенче яктан.

Балны бу көнне берничә җитештерүче сатты. Чү-мечләр һәм агач кашыклар белән чумдырып алып, төрле зурлыктагы банка һәм савытларга сала торды. Хак-ларга килгәндә, чәчәк балы өчен 1500 сум, карабодай балы өчен 1800 сум сорадылар. Ачык төстәге өч литрлы бал 3000 сумнан йөрде. “Чып-чын юкә балы”, – диде ихтирам белән бу ризыкны бәяләүчеләр. Гәрәбәдәй баллы кәрәзләр аерым тәкъдим ителде, бер данәсе 700 сум иде, берсе-берсе 50 сумнан әстерхан чикләвеге зурлыгындагы прополис шарларын да байтак алып чыкканнар.

Сырның килограммын 350 сумнан, май – 250-290 сум, 200 граммлы савытлардагы авыл каймагы 48 сумнан, ярмалы эремчекнең ярты килосы 80 сумнан тәкъдим ителде.

Фермерлар тәкъдим иткән азык-төлекнең төрлелеге таң калдырды. Мәсәлән, күрше районнан бер абзый үзе җитештергән көнбагыш мае алып килгән. “Чистартылмаган, сөзелгән, салкын ысул белән сыгылган”, – дип тәкъдим итте ул товарын. Майдан хуш ис аңкый иде.

Көн төшкә авышканда янымнан берничә пенсионер апа үтеп китте. Кулларына сөт ризыклары, үрдәк, виноград салынган биштәрләр тоткан иде. Яңгыр көчәя барды, алар исә җыр сузды: «Килә ява, килә ява, ияләшкән бер болыт...». Күп тә үтмәс, көзге яңгырлар ак җәймә белән алмашыныр. Кыш көне исә барысы да ярап куяр. Кәҗә мамыгыннан бәйләнгән оекбашлар да, бал да, кара миләш һәм балан ише витаминнар да. Хәтта безнең өчен ят булган фейхоа да. Язга кадәр калкан бизебезне саклар ул.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.


Читайте нас