Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Дождь
Җәмгыять
15 Октября 2019, 14:13

Борчу-мәшәкатьләребез уртак: телне, милләтне саклап калу

Шушы көннәрдә Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан “Төмәнәк” татар иҗтимагый үзәге Башкортстан буенча сәфәргә чыккан кунакларны кабул итте

Шушы көннәрдә Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан “Төмәнәк” татар иҗтимагый үзәге Башкортстан буенча сәфәргә чыккан кунакларны кабул итте. Бу юлы районыбызга Татарстан Республикасы Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөселманнары Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы ис. Казан Югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев, Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, эшкуар Харис Камалиев, “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Лемон Леронов (Ләбиб Лерон), Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы ис. Казан Югары мөселман мәдрәсәсе мөгалиме Зөлфәт хәзрәт Миңгалиев, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, эшкуар Фәрит Мифтахов, Ульяновск шәһәренең Идел аръягы районы Җирле татар милли-мәдәни берләшмәсе һәм төбәк дини оешмасы рәисе Рафаэль Нәҗметдинов, “Безнең мирас” журналының җаваплы сәркатибе Ленар Гобәйдуллин, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, язучы, шагыйрь, драматург Галимҗан Гыйльманов,
Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты хезмәткәре Ришат Хафизов, Татарстан Язучылар берлеге хезмәткәре Шамил Хөсәенов һәм башкалар булып китте.
Нинди максат белән килгән соң безгә татар зыялылары? Татар иҗтимагый үзәгендә алар төбәк гәзитләре хәбәрчеләре белән очрашып, “Дин, әдәбият һәм матбугат” темасына түгәрәк өстәл чарасында катнашты. Әңгәмә барышында дин, гаилә, тәрбия, әдәбият, матбугат уку мәсьәләләре кузгатылды. Һәр милләтнең киләчәге – гаиләдә. Бу сүзләр чарада күптапкыр кабатланды. Мәктәптә ике сәгать туган тел өйрәнеп кенә телне камил белеп булмый. Барысы да гаиләдән килергә тиеш. Әгәр әби-бабасы, әти-әнисе өйдә туган телендә аралашса, балада да туган телгә, әдәбиятка кызыксыну уятып булачак.
Менә шундый җентекле сөйләшү булды бу. Арытабан кунаклар Төмәнәк авылы мәчетенә һәм “Бабай утары” музей комплексына юнәлде.
Читайте нас