Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Дождь
Җәмгыять
8 Октября 2019, 11:19

Карелия озак төшкә керер әле

Туймазылылар тыюлык-утраулар дуслары җыенына барды

Җыен сентябрь ахырында Петрозаводскида (Карелия) үтте. Анда илебезнең төрле төбәкләреннән, шулай ук Мексика һәм Хорватиядән дә 300ләп кеше килде. Делегацияләр исәбендә аерым сак астына алынган табигать биләмәләре хезмәткәрләре, студентлар һәм мәктәп укучылары да бар иде.

Районыбыздан бу җыенга “Кандракүл” табигать паркының “Ал җилкәннәр” командасы вәкилләре барды. Моңа кадәр алар тыюлык-утраулар дуслары җыенының республика бәйгесендә бүләкле урын яулады.

Дүрт көн дәвамында төрле мәйданчыкларда экология мәсьәләләренә багышланган әңгәмәләр, тренинглар, “түгәрәк өстәл”ләр, осталык дәресләре үтте. Эшкуарлар белән очрашу булды. Анда сүз кәсепнең иҗтимагый-экология җаваплылыгы, тыелган биләмәләр, җәмәгатьчелек һәм сәяхәт оешмалары белән хезмәттәшлек турында барды.

Яшь экологлар “Кивач” тыюлыгына оештырылган экскурцияне озак хәтерләячәк. Укучылар анда квест-уенда катнашып, тыелган биләмәләр хезмәткәрләре һөнәрләре белән танышты.

Җыен, “Безнең мирас – бар буыннар өчен җаваплылык” проектының бер өлеше буларак, Президент грантлары фонды ярдәмендә үткәрелде.

“Кандракүл” табигать паркы начальнигы Айдар Локманов, Республика балалар экология-биология үзәге директоры Екатерина Кошелева, “Алойл” җәмгыяте баш директоры Риф Вафин, “Нерал-Матрикс” җәмгыяте директоры Альфред Гыйльманов, Кандра 1нче мәктәбе директоры Рена Салишева якташларыбызга җыенга баруда ярдәм күрсәтте.

Диләрә САБИРОВА,

Кандра 1нче мәктәбе

укучысы.
Читайте нас