Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Җәмгыять
8 октябрь 2019, 11:16

Алар республиканы төзегән

Собханкул авылында яшәүче Сөгъдә Билалова хатирәләре

Халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү оешмасы мәгълүматлары буенча, бүген районда республиканың ике яшьтәше гомер итә. Карамалы-Гобәй авылыннан Фәридә Габдулла кызы Төхфәтшина һәм Собханкулдан Сөгъдә Сәлах кызы Билалова бу. Республика көне алдыннан Сөгъдә Сәлах кызы белән очраштык. Байтак еллар ветеран мәктәптә эшләгән. Каләм тибрәтүче якташыбыз туган телендә дистәләгән аһәңле шигырь иҗат иткән. Бүген дә юк-юкта бәйрәмнәргә шигырьләр язып ташлый.

Билалова көннәрен ахирәте, шулай ук элекке педагог, 91 яшьлек Надежда Әхмәрова белән үткәрә. Аларның дуслыгына 66 ел икән инде.

Икесенең дә яше дәрәҗә-ле. Әмма үткән-нәрне искә алып, алар күз алдында яшәрә, укучы кызлар кебек, яңгыратып көлә. Тик әледән-әле йөзләре боегып китә: илебездә, республикада бергәләп яхшы тормыш корган күпчелек туганнары, танышлары, хезмәттәшләре бакыйлыкка күчкән инде.

“Туган ил архивы” дип аталган электрон чыганакларның берсендә Билаловага аерым бер юл багышланган: “Билалова Сөгъдә Сәлах кызы, 1919 елгы, Кәкребаш авылы, мәктәп, уку-укыту бүлеге мөдире”. Сугыш елларында балаларга белем биргән какча гәүдәле кызның тавыш-тынсыз хезмәт батырлыгы тарихын сыйдыра алмаган саран мәгълүмат.

...Ул Исмаил авылында (Кәкребаш авыл советы) туып үсә, зур тормышка бик яшьли аяк баса – Бәләбәй педагогия училищесына укырга китә. Әмма укуын тәмамлый алмый: фин сугышы башлана, өлкән курс укучылары укыту методикасы буенча кыска вакытлы курслар үтеп, авыл мәктәпләренә тәгаенләнә. Сөгъдә Сәлах кызы Югары Бишенде мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытырга килә.

– Элекке кулак йортында шөгыльләндек. Укучылар күп иде, безгә бөтен тирә-як авыллардан агылдылар, – ди педагог.

Бераздан Билалова туган авылы Исмаилга кайта. Әмма Бөек Ватан сугышы башлана. Ир-ат укытучыларны фронтка алалар, кыз балага Кәкребаш мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытырга туры килә. Укучылар белән бергәләп мәктәпне ягып җылыту өчен утын әзерли, соңыннан язу карасы ясау өчен эт шомырты җыя.

– Төшенкелеккә бирел-мәдек, өлкән сыйныф укучылары белән агитбригадалар оештырып, ферма һәм кырларда колхозчылар алдында чыгыш ясарга да вакыт таба идек, – дип искә ала ветеран.

Гомеренең байтак өлешен Билалова Собханкулда үткәрә. 50нче еллар башына тырыш кыз югары белем алуга ирешеп, балаларга туган тел һәм әдәбият укытуын дәвам итә.

Ул заманда мәктәп урамында ике катлы нибары дүрт йорт була. Бер фатирның кечкенә бүлмәсендә педагог-лар яши – уч төбедәй бинада бишәүләп. Калган укытучылар шәхси йортларга фатир төшә. Анысына да сөенеп бетәлмиләр, чөнки күпчелек собханкуллылар землянкада көн күрә.

– Мәктәптә нибары дүрт сыйныф бүлмәсе, анда бәләкәчләр һәм өлкән сыйныф укучылары белем ала. Урта буын өчен дәресләр тимер юл аръягындагы башка бинада үтә. Эш көне дәвамында берничә тапкыр бер бинадан икенчесенә йөгерергә туры килә. Коры, аяз көнне ни димәс идең әле, ә менә баткак башланса, авырга туры килә – ул заманда Собханкулда асфальт юллар юк иде, – ди Сөгъдә Сәлах кызы. – Әмма без яшь идек, авырлыкларга игътибар итмәдек. Кичке якта тимер юл янындагы буш акланда волейбол, футбол уйнадык. Әни ул вакытта Туймазыда яшәде, атнага бер-ике тапкыр шпал буйлап җәяүләп хәлен белергә барып кайта идем.

Гади мәктәп өчен өр-яңа ике катлы бина төзелгәч укытучыларның сөенүен белсәгез икән сез! Бераздан Билаловага, завуч буларак, шул ук бинадан фатир бирәләр.

– 50нче елларда Собханкулда һәм Туймазыда байтак күп катлы йорт, завод һәм фабрика төзелде, – дип хатирәләрен барлый ахирәте. – Укучыларны экскурсияләргә йөртә идек. Яңа сәнәгать белән танышу үзебезгә дә кызык булды. Тоташ ил күләмендә үзенчәлекле продукция җитештергән предприятиеләр иде ич бу!

Ул елларда ахирәтләр сәяхәтче юлламалары буенча ил гизә, Кавказ, Балтыйк буена бара, Ленинградта, Калининградта була. Манзара кылып, кече туган яклары белән чагыштыра, Туймазы җирендә дә берәр вакыт төзек скверлар, “җырлаучы” яктыртылган фонтаннар барлыкка киләчәге турында хыяллана. Шуларның күбесе чынга ашуына сөенә алар.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас