Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Ясно
Җәмгыять
7 Октября 2019, 07:05

Тырнакларны… «Шәфталулы кыз» сурәте бизи

Туймазының маникюр осталары халыкара бәйгеләрне яулый


Хәзерге заман гүзәл затларын маникюрсыз күз алдына да китереп булмый: тәрбияләнгән тырнаклар – үзен яраткан һәр хатын-кыз образының нигезе ул.


Бүген маникюр – тоташ сәнгать: тырнакларны дистәләгән рәвешкә кертәләр, төсләр һәм дизайн исә иксез-чиксез. Маникюр осталарының үз мәктәпләре, даими онлайн һәм оффлайн тренинг-лары һәм хәтта үз ярышлары бар. Мондый чемпионатларда Туймазы осталары һәрвакыт югары нәтиҗәләргә ирешә. Шуларның берсе – Алинә Якупова.

Алинә тырнак тәрбияләү өлкәсендә студент чакта ук эшли башлый. Шул рәвешле үзен матди яктан тәэмин итә. Тора-бара остарып, эшен сыйфатлы башкарырга өйрәнеп, Алинә үзенең һөнәр белемен куллана башлый – белгечлеге буенча рәссам ул.

Тырнакларны кулдан бизәргә ярата, төрле техникада үзенчәлекле сурәтләр ясый. Алар чынбарлыктагы кебек килеп чыга: клиентлары кулларында гөлләр чәчәк ата, сыннар, кайчак хәтта эчтәлекле картиналар пәйда була.

– Бервакыт җәмәгать челтәрләре аша нейл-чемпионатлар (маникюр чемпионатлары) турында белдем һәм үземне сынап карарга карар иттем, – дип сөйли Алинә. – Беренче тапкыр читтән торып катнаштым бу бәйгедә – жюри хөкеменә ясалма тырнакларда (типс – тырнакларны хәтерләткән 10 сантиметрлы пластиналар) маникюр эшләп китердем һәм шундук беренче урынга лаек булдым.

Җиңүдән канатланган кыз тоташ илебез буенча үткәрелгән барлык бәйге һәм чемпионатларда катнаша башлый, анда бүләкле урыннар яулый.

Алинә ни телисең, шуны сурәтли ала: кино яисә җансурәттән берәр күренешме ул, танылган картина яисә шәхесме. Портрет яисә натюрморт, кешеләр төркеме яисә хайваннар өере булырга мөмкин. Жюри бөтен нечкәлекләргә дә игътибар итә – сызымнар нәфислеге, яктылык, тәңгәллек, сурәтнең композициясе бу.

Боларны игътибарга алып, Алинә бәйгенең турыдан-туры катнашу өлешендә бәхетен сынап карарга уйлый. Судья алдында маникюр эшли ул. Һәм янә җиңү яулый.

– Чемпионатларның берсендә маникюр осталары командасының эшен күзәттем. Аларның бердәм эше, бер-берсенә ярдәмгә әзер булуы таң калдырды. Үземнең дә шушы хисләрне кичерәсем, команда рухын тоясым килде.

Нәтиҗәдә чираттагы халык-ара ярышка Алинә өч туймазылыны әзерли – Эльвира Сираева, Рәмилә Саттарова һәм Әлфидә Фәхретдинова бу. Кыз аларга бәйгенең бөтен нечкәлекләрен аңлата. Ай ярым әзерләнәләр. Ахыр чиктә, алар беренче өчлеккә эләгә.

– Бәйгедә катнашу минем өчен һөнәри яктан үсеш кенә түгел, – ди Алинә. – Бу тәҗрибә, яңа технологияләр һәм эш ысуллары белән танышу. Моннан тыш, аңлатып бетерә алмаслык хис-тойгылар, дулкынлану һәм фикердәшләр белән аралашу шатлыгы. Максатым – командамның дөнья күләмендәге иң дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңүе.

Регина МИҺРАНОВА.

Бу типслар –

10 сантиметрлы ясалма тырнак. Анда Валентин Серовның “Шәфталулы кыз” картинасы күчермәсе сурәтләнгән. Эльвира Сираева эше.
Читайте нас